ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2014 ел
чәршәмбе

Болгар тарихи-архитектура комплексы – ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегендә 1002нче объект. Ул 2014 елның июнендә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетының 38 нче сессиясе карары белән шушы исемлеккә кертелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру тантанасында чыгыш ясаганда белдерде. Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең ЮНЕСКОдагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова һәм башка рәсми затлары катнашты.

Бүген Яңа Чишмә районының Кызыл Октябрь поселогында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылышы узды, анда 200 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты һәм китапханә урнашачак. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.
Бүген Болгарда борынгы шәһәрне ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында үтте.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Россиянең ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова, ТР Президенты ярдәмчесе һәм “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Комиссиясенең ЮНЕСКО эшләре буенча җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Россиянең Бөтендөнья мирасы илкүләм комитеты президенты Игорь Маковецкий бар иде.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Ютазы районындагы эшлекле очрашуы барышында яңа универсаль спорт мәйданчыгын, индустриаль паркны һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен төзелгән йортны карады. Республика Хөкүмәте башлыгы шулай ук район активы белән очрашты.
Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә багышланган тантаналы чаралар кысаларында, Болгарда булды.

Ирина Бокова ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатуында борынгы шәһәрнең тарихи һәйкәлләрен күздән кичерде. Кече манара янында кунаклар Буадан килгән туристлар белән аралашты. “Татарстан Болгар комплексының ЮНЕСКО исемлегенә керүе белән горурлана ала”, - диде Ирина Бокова.

19
август, 2014 ел
сишәмбе

Болгар комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру тантанасы “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша онлайн-режимда трансляцияләнәчәк.

Чара иртәгә, 2014 елның 20 августында, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында (Казан) уздырылачак.

Татарстан Республикасына эш визиты белән ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин каршы алдылар. Искәртик, Казанга килүнең төп максаты – Болгар комлексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүгә багышланган чараларда катнашу.
Газ өчен түләү җыемы буенча Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә һәм “Газпром межрегионгаз” ҖЧҖ ширкәте белән исәп-хисаплар буенча, тотрыклы төстә, беренче урынны алып тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Брифинг ТР Хөкүмәте йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Агымдагы елның 15 августына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанның муниципаль районнарында 16 мең 446 күп фатирлы торак йортның 11 мең 883е буенча, ягъни якынча 80 процентында 2014/2015 елгы ягу сезонына әзерлек паспорты рәсмиләштерелгән.
Барлыгы республикада 7 мең 382 социаль-мәдәният объектлары санала. Шуларның 2381 сәламәтлек саклау учреждениесенең 2047сендә, 1961 мәдәният объектының 1786сында, 3590 мәгариф оешмасының 3231ендә, 143 социаль яклау учреждениесенең 111ендә көзге-кышкы чорга әзерлек тәмамланган.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Рубин” һәм “Локомотив” арасындагы футбол матчын уздыру нәтиҗәләре һәм “Казан Арена” стадионында булачак матчларга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды.
Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International