ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Рубин” һәм “Локомотив” арасындагы футбол матчын уздыру нәтиҗәләре һәм “Казан Арена” стадионында булачак матчларга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды.
Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

18
август, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстанның Кайбыч районы республикада күп күрсәткечләр буенча алдынгыларның берсе санала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков райондагы эшлекле очрашуы барышында хәбәр итте.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Буа районына эш сәфәре кысаларында район активы белән очрашты. Район Мәдәният йортында узган очрашуда ТР Дәүләт Советының Закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Рәшит Гафиятуллин һ.б. катнашты.
Бүген Татарстанның Буа районында капиталь ремонт һәм реконструкциядән соң мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм район башлыгы Азат Айзетуллов катнашты.

Татарстан Республикасында соңгы ике ел ярымда 200 дән артык көнкүреш коррупциясе очрагы кисәтелде. Шулар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдәге күренешләр – фиктив медицина белешмәләре, законсыз социаль түләүләр алуны оештыру (эшсезлек буенча субсидияләр), армиядә хезмәт итүдән законсыз азат ителү, вузларга укырга керү вакытындагы күренешләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә иганәчләр ярдәме яисә ирекле ярдәм итү сылтавы белән акча таләп итү. Болар һәм тагын башка күп кенә көнкүреш коррупциясе факторлары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышында сөйләштеләр. Чара Казан Кремлендә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырыды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаштылар.


17
август, 2014 ел
якшәмбе

 «Казан-Арена» стадионында дөнья чемпионаты буенча беренче матч узды. Бүген Казанда яңа стадионда «Рубин» Россия футбол Премьер-лигасы чемпионатының дүртенче туры матчында Мәскәү «Локомотив»ын кабул итте. Матчка мөхтәрәм кунаклар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия футбол берлеге башлыгы Николай Толстых, Казан мэры Илсур Метшин килгәннәр иде.


16
август, 2014 ел
шимбә
“Чечен Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медале бүген Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка тапшырылды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Бүләкне Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров кушуы буенча Чечен Республикасы буенча эчке эшләр министры Руслан Алханов тапшырды.

Татарстан Республикасында 2014 елның 16 августына 775 мең гектар иген суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданнарының 48% ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов шулай ук хәбәр иткәнчә, бөртеклеләр бүгенгә барлыгы 1680 мең тонна җыелган, шул исәптән уҗым бодае – 554,8 мең тонна.

Хезмәтне саклау кысаларында Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 624 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 751 мең сумлык 322 карар чыгарылган, шул исәптән инвестицион торак төзелешләре объектлары буенча - 4 млн. 907 мең сумлык 115 карар һәм социаль ипотека объектлары буенча – 180 мең сумлык 11 карар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алекесей Песошин катнашты.

15
август, 2014 ел
җомга

Хәзерге көндә, мәгарифкә күп акчалар туздыруга, мәгариф системасын үстерү һәм инновацияләрне гамәлгә кертү өчен шарталар тудыруга карамастан, Татарстан Республикасыннан актив яшьләр китү ситуациясен анализларга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан: инновацион регион мәгарифе» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. Быел традицион август киңәшмәсен уздыру мәйданчыгы итеп Байлар Сабасы (Саба муниципаль районы) сайлап алынган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International