Бүген 30 меңгә якын кеше Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулуына багышланган Изге Болгар җыены чаралары шаһитлары булды.
Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итүен хәтерләтеп торсын өчен төзелгән мәһабәт бина - Истәлек билгесе каршында узган җыенның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре, илнең төрле өлкәләреннән мосафирлар катнашты.
Әлеге очрашу Идел буе Болгар дәүләтенең исламны рәсми кабул итүенә багышланган Изге Болгар җыены тантаналары кысаларында узды. Бүген Болгарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең, шулай ук якын һәм ерак чит илләр мөселман дин әһелләре башлыклары белән очрашты. “Ак мәчет” комплексының административ бинасында булган әлеге очрашу Идел буе Болгар дәүләтенең исламны рәсми кабул итүенең 1125 еллыгына багышланган Изге Болгар җыены тантаналары кысаларында узды.
Шундый мәртәбәле очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе, БДБ мөселманнарының консультатив советы рәисе Пашазадә Аллаһшөкер, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре лидерлары һәм фәнни даирә вәкилләре һ.б.лар катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында борынгы Болгар шәһәренә һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенә транспорт үтемлелеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Россия транспорт министры Максим Соколов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстанда 2014 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең 50%тан артыграгы төгәлләнгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион киңәшмәдә шундый күрсәткечләр китерелде, киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Үткән көннәрдә явып узган яңгырлар Татарстан кырларындагы хәлне яхшыртты, әмма ул әле дә катлаулы булып кала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы атналык киңәшмәдә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Казанда "Kazan-Arena" стадионы янындагы мәйданда ТР буенча ЭЭМна һәм ТР буенча ЭЭМ махсус билгеләнештәге Республика үзәгенә байрак тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Министрлык башлыгы Артем Хохоринга һәм үзәк башлыгы Владислав Озеровка байракларны статс-секретарь – эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов тапшырды.
Бүген Казанда Симонов урамында “Олимпионик” балалар бакчасы ачылышы булды. Балалар бакчасын ачу Россия көне белән туры килде. Көтеп алынган вакыйга белән шәһәр халкын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин котлады. Авиатөзелеш районында урнашкан балалар бакчасы - 2370 кв. метр мәйданлы өч катлы бина. Мәктәпкәчә учреждение 120 урынга исәпләнгән. Балаларны тәрбияләү өчен монда барлык шартлар булдырылган: йокы бүлмәләре белән 6 төркем өчен бүлмә, музыка һәм спорт заллары, медицина блогы, азык-төлек блогы, юу бүлмәсе, яшелчәләр саклау урыны.