Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “3М Волга” җитештерү комплексы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.
Әлеге чара “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә узды. Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев, “3М Россия” ЯАҖ генераль директоры Тимоти Аллен Кениг катнашты.
Бүген Чаллыда җәмәгать судьяларының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Васил Шәехразиев һәм башкалар катнашты. Татарстан Президенты Чаллы шәһәр судының рәисе Ринат Гәйфетдиновка яңа бинаның ачкычын тапшырды. Шуннан Рөстәм Миңнехановка бинада кыска гына экскурсия үткәрделәр.
"Динамо-Казан" командасын 2013 елгы туплы хоккей буенча Россия Кубогы финалында җиңү белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Җиңүчеләрне котлау Казан Кремленең тантаналар залында узды, чарада ТР буенча ЭЭМ Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты. Без "Динамо-Казан" командасының туплы хоккей буенча Россия Кубогында җиңүенә чын күңелдән шат, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бу бик күңелле вакыйга, бүген бөтен командаларның да шундый югары дәрәҗәдәге казанышлары юк. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, мондый җиңүләргә ирешер өчен бөтен команда, тренерлар соствы, шулай ук клубның җитәкчелеге һәм иганәчеләре тырышып эшләргә тиеш.
Бүген Н. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең конференц-залында Казан (Идел буе) федераль университетының попечительләр советы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, попечительләр советы әгъзалары һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия юристлары ассоциясе рәистәше Сергей Степашинга “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.
Бүләк Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә күпьеллык уңышлы хезмәте, тышкы дәүләт һәм муниципаль финанс контролен торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов эш визиты белән Екатеринбургка килде, анда ул Россия һәм Казахстан региональара хезмәттәшлегенең Х форумы эшендә катнаша.
Форумның масштаблы чараларына (2013 елның 9 -11 ноябре) 3 меңләп кеше җыелган, шул исәптән 20ләп Россия регионы(Новосибирск, Самара, Томск, Оренбург, Чиләбе өлкәләре, Алтай крае, Башкортостан Республикасы һәм башкалар) вәкилләре, Казахстан хакиматлары һәм казах предприятиеләре делегацияләре.