Иннополиста мәктәп укучылары арасында спорт программалаштыруы буенча Россия беренчелеге узды. Илдә спорт программалаштыруы буенча беренче рәсми ярышларда җиңүчеләр бу дисциплина буенча Россия җыелма командасына кандидатлар булдылар.
Иннополис Инновацион үзәгендә Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Андрей Заренин булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул «Иннополис» МИЗның А.С.Попов исемендәге технопаркында монда эшләнә торган хәл ителешләрне карады.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов белән Иннополис лицеенда булды. Монда ул илнең мәктәп укучылары һәм студентлары өчен «үз белемнәрен уртаклашыгыз» марафоны кысаларында фиджитал-спорт турында инновацион үсешкә һәм гармонияле буын тәрбияләүгә багышланган ачык дәрес үткәрде.
Бүген Иннополиста «РоссияБаш дәүләт экспертизасы» ФАУ начальнигы Игорь Манылов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм башка кунаклар катнашында Россия экспертизалары ассоциациясенең киңәйтелгән киңәшмәсе узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Премьер-министр урынбасары Роман Шәйхетдинов «Россия Почтасы» АҖнең халыкара эшчәнлек буенча генераль директор урынбасары Георгий Аликошвили, логистика буенча генераль директор урынбасары Сергей Сергушев һәм бизнесны үстерү буенча дирекция җитәкчесе Александр Дзвонковский составындагы делегациясе белән очрашты.
Иннополис Университетының алдынгы инженерлык мәктәбе Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашында Мәскәүдә узган Экспертлар советы утырышында эш нәтиҗәләре белән уртаклашты. Очрашуда шулай ук проектның индустриаль партнерлары - VK, Ростелеком, Газпром, Газпром нефть һәм МТС вәкилләре катнашты.
Бүген Иннополиска танышу визиты белән РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең «Дәүләт идарәсе мастеры – җитәкчеләр өчен» укыту программасы тыңлаучылары килде. Алар арасында Әрмәнстан, Казахстан, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм БДБ илләреннән дәүләт органнары һәм коммерциячел компанияләр җитәкчеләре бар.
Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы вәкилләре «МегаФон» ГАҖ генераль директоры Хачатур Помбухчан белән очрашты. Очрашуда шулай ук республика Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов та катнашты.
Иннополиска Әрмәнстан Республикасы Мәгариф, фән, мәдәният һәм спорт министры Жанна Андреасян эш сәфәренә килде. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул шәһәрнең төп инфраструктура объектларында булды.
Бүген «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумы кысаларында Бәшир Рәмиев (Казан шәһәре) исемендәге ИТ-паркта уза торган күргәзмәдә Иннополис Университеты стенды тәкъдим ителде. Аны төрле илләрдән килгән чарада катнашучылар, шул исәптән Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков та карады.