ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2012 ел
җомга
Бүген А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университетытында университет ректоры вазыйфаларын башкаручы яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул – элеккеге ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов.
Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев “Сочи-2012” XI Халыкара инвестицион форумында Татарстан стендын карады. РФ Хөкүмәте җитәкчесен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Россия төбәкләренең уңышлы үсеш алуында субъект җитәкчеләренең федераль үзәк органнары һәм муниципалитет җитәкчелекләре белән бер-берсен аңлавы төп шартларның берсе булып тора. Бүген бу хакта ТР Президенты “Саклык банкы” “Сочи-2012” XI Халыкара инвестицион форумы кысаларында оештырган эшлекле иртәнге ашта белдерде.

20
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Сочига килеп җитте. Адлер аэропортында аны Армавир шәһәре мэры Андрей Харченко каршы алды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Euronews директоры Жильберто Грибадо белән очрашты. Очрашу Татарстанның Euronews телеканалы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә, шул исәптә спорт вакыйгаларын, 2013 елгы Универсиданы ТВ-каналда һәм Euronews интернет-каналында яктыртуга багышланган иде.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университетының Гыйльми советы әгъзалары белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һ.б. катнашты.


19
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
ТР һәм Казакъстанны борынгы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли, Казакъстан Республикасы - Татарстанның төп сәүдә партнерларының берсе – үткән елда республикаларыбызның товар әйләнеше 900 миллион АКШ доллары булды. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан белән Россия төбәкара хезмәттәшлеге IX форумы чаралары кысаларында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиковка “Смарт Сити Казан” шәһәр-иярченне булдыру проектын тәкъдир иттеләр. Чара ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Исегезгә төшерик, KAZANINVEST 2012 халыкара форумы кысаларында инфраструктура өлкәсендә заманча ысулларны кулланып ясалган һәм Россиядә аналогы булмаган “Смарт Сити Казан” шәһәр-иярчен проектын ТР Инвестицион үсеш агентлыгы тәкъдир итте. Проект ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Малазия консорциумы - AMANAH Capital Group, Straits Consulting Engineers компанияләре белән бергә әзерләнә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Павлодарда (Казакъстан Республикасы) өлкәнең Татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгендә булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасы Павлодарда эш сәфәрендә Казакъстан Республикасы белән Россия Федерациясе төбәкара хезмәттәшлеге IX форумының пленар утырышында катнаша. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International