Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе икътисади үсеш министры урынбасары - Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан идарәсе башлыгы Елена Паткина, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов һ.б. катнашты.