Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак эш сәфәре белән килде. Аны «Казан» Халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. каршы алды.
Татарстанда 2012 елның 1 сентябреннән башлап җылылык тарифларын субсидияләү булмау сәбәпле, ягулык өчен түләү үсешен компенсацияләү көтелә. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнашты.