ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2011 ел
дүшәмбе
Татарстандагы медицина һәм IT-технологияләр өлкәсендәге эшләнмәләр бүген Ямал-Ненец автономияле округы делегациясенә тәкъдим ителде. Губернатор Дмитрий Кобылкин җитәкләгән мәртәбәле делегацияне “Казан” халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев каршы алды.

23
апрель, 2011 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка PACE компаниясе вәкилләре аның нигез салучысы Йоханом Перслоу җитәкчелегендә Урта Кабан күле мисалында сулыкларны чистарту проектын тәкъдим иттеләр.
1 майга кадәр Татарстанда 379 сугыш ветераны яңа фатир алачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Шәһәр һәм район территорияләрен чистартуда мобильләшергә кирәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

22
апрель, 2011 ел
җомга
“Казан Венчур ярминкәсе елдан-ел үз мәйданына күбрәк компанияләрне җыя бара. Катнашучылар саны арту белән бер үк вакытта, алар тәкъдим итә торган проектлраның сыйфаты да яхшыра бара. Моны бүгенге күргәзмә дә раслый. Инде экспонент-компанияләргә территориаль яктан бу мәйданнар гына җитми башлады. Әлеге ярминкәне оештыру комитеты рәисе буларак VΙΙ Казан Венчур ярминкәсенә бу проблеманы чишү юлларын табарга ышандырам”. ТР Премьер-министры Илдар Халиков VΙ Казан Венчур ярминкәсенең пленар утырышын әнә шул сүзләр белән ачып җибәрде. Пленар утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
2010 елда «Казаноргсинтез» ААҖ 1,14 миллиард сум күләмендә чиста табыш алган. 2009 елда зыянның күләме 2,11 миллиард сум тәшкил иткән. Бүген «Казаноргсинтез» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында әнә шул хакта игълан ителде. Җыелышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

21
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә муниципаль районында булды. Биредә ул Әтнә дәүләт драма театры оешуга багышланган тантанада катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “ТАНЕКО” ААҖндә Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының эше белән танышты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туплы хоккей буенча Россия-2011 чемпионатында “Динамо-Казан” хоккей клубының җиңүен спортчылар, тренерлар, иганәчеләр һәм җанатарларның уртак уңышы дип атады.

20
апрель, 2011 ел
чәршәмбе
Май азагында Россиягә рәсми визиты кысаларында Казанга Австрия Президентының килүе көтелә. Дәрәҗәле кунак үзе белән Татарстанга эшмәкәрләр делегациясен дә алып киләчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Австриянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкәләтле илчесе Маргот Клестиль-Лёффлер белән очрашуында шул сәфәргә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International