ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Финляндия бизнесына Татарстанга актив килергә кирәк. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президенты Тарья Халонен белән очрашуда шулай дип белдерде. Очрашу Казан Кремлендә Т.Халоненның Россиягә рәсми визиты кысаларында узды.
Бүген Финляндия Президенты Тарья Халонен Казан Кремле белән танышты. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде. Алар Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение соборында булды.
Берничә минут элек Казанга, Россия Федерациясенә визиты кысаларында, Финляндия Президенты Тарья Халонен килде. Финляндия делегациясен аэропортта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Кислов белән очрашты.

9
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Әгъләм Садретдинов, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры вазифасыннан азат ителде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Рөстәм Миңнеханов республикага бер көнлек визит белән килгән Суд приставлары федераль хезмәтенең директоры – Россия Федерациясе баш суд приставы Артур Парфенчиков белән очрашты.


8
ноябрь, 2010 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Әл Хабтур” компанияләр төркеме Рәисе Хәләф Әл-Хабтур белән очрашты.

Бүген Байлар Сабасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2010 елның 10 ае өчен Татарстан агросәнәгать комплексы эшенә нәтиҗә ясау буенча республика семинар-киңәшмәсе узды.

Чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР муниципаль районнары башлыклары һәм агрохолдинг җитәкчеләре катнашты.


5
ноябрь, 2010 ел
җомга
Татарстанда 2010 елга каралган торак йортларны капиталь ремонтлау программасын 22 ноябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әнә шундый күрсәтмә бирде.

4
ноябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә 3 ноябрьгә каршы төндә вафат булган Россия Хөкүмәтенең элеккеге Рәисе Виктор Черномырдин белән хушлашу мәрасимендә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Виктор Черномырдинның туганнары һәм якынннарының тирән кайгысын уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International