ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Жаров, “Спортивное вещание” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Василий Кикнадзе белән эшлекле очрашу уздырды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен, 2011 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында”гы ТР Законын имзалады. Аннан аңлашылганча, 2011 елда ТР пенсионерның яшәү минимумы 3992 сум күләмендә булачак. Закон тексты ММЧ да рәсми рәвештә басылып чыгачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында Алжир халык демократик республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Смәил Шерги белән очрашты.

13
ноябрь, 2010 ел
шимбә
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар формалаштыруда аудиторлык тикшерүләре бер муниципаль районны да читләтеп үтмәячәк. Бүген Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә (анда кайбер районнарда үткәрелгән тикшерүләргә нәтиҗәләр ясалды) әнә шулай дип ышандырды.
Россия, Япония һәм Кытай РФ Президенты Дмитрий Медведев катнашында Япониянең Иокогама шәһәрендә (бүген анда АТЭС саммиты башланды) Татарстанда 1 миллиард доллар белән бәяләнүче карбамид ашламалар җитештерү заводы төзү турындагы өч яклы килешүгә кул куйды.

12
ноябрь, 2010 ел
җомга

Бүген ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы Равил Моратов рәислегендә үткәрелгән тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне законлаштыру буенча республика комиссиясе утырышында Клара Таҗетдинова республика хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар региональ программасын быел гамәлгә ашыру барышы хакында хисап тотты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Президент Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Япониягә сәфәр кыла. Билгеле булганча, ил башлыгы бирегә (Иокогама префектурасына) Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге форумы (АТЭС) саммитында катнашу өчен килде.
АТЭС форумы Азия-Тын океан төбәгендәге 12 илнең тышкы эшләр һәм икътисад министрларының 1989 елның ноябрендә Австралия башкаласында узган беренче конференциясендә оешкан иде. Аның максаты – әлеге төбәк илләренең икътисади үсешенә, алар арасындагы сәүдә багланышларының киңәюенә ярдәм итү. Азия-Тын океан төбәгенең әһәмияте шунда: дөньяда җитештерелгән тулай эчке продуктның 57 проценты, халыкара сәүдә әйләнешенең 48 проценты, туры чит ил инвестицияләренең 40 проценттан артыгы һәм дөнья халкының 40 процентка якыны әлеге икътисади хезмәттәшлек илләренә туры килә. Бүгенге көндә АТЭС форумында 21 ил һәм территория исәпләнә.

Узган 10 ай эчендә Татарстанда 1 млн. 518 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. Бу еллык биремнең 75 проценты. Планны үтәп чыгу өчен ел ахырына кадәр калган санаулы вакыт эчендә тагын 500 мең кв. метр мәйданда торакны төзеп бетерергә кирәк. Бу күләм тулысынча диярлек социаль ипотека программасына туры килә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Равил Моратов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сүз барды.a


11
ноябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанда 4нче җылылык энергиясе чыганагы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә шулай ук республика министрлык-ведомстволары, Казан мэриясе җитәкчеләре, проектны гамәлгә ашыруда катнашучы M+W Group, Bertsch, Siemens Energy, PB Berlin Projekte GMBH, Hitachi Power Europe GmbH, FORTUM компанияләре вәкилләре катнашты.

10
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Казанга, Россия Федерациясенә визиты кысаларында, Финляндия Президенты Тарья Халонен килде. Ул кичен Казан федераль университетының Гыйльми советы утырышында катнашты. Тарья Халоненны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озата килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International