Бүген ТР Хөкүмәте йортында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча чираттагы брифинг узды.
Брифинг республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм интернет челтәрендә трансляцияләнде.
Анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен СМС-пропуск системасы кертү турында бүген брифингта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Брифинг онлайн-трансляция режимында узды.
Татарстан халкын үзизоляция режимы вакытында балык тотарга чыкмаска чакырдылар. Шундый мөрәҗәгатьне ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын видеоконференция режимында уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Бүгенге кыен хәлләргә карамастан, республикада инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру өстнлекле бурычларның берсе булып тора», - диде Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып.
Дорогие татарстанцы!
Хөрмәтле ватандашлар!
В мире сохраняется напряженная обстановка в связи с распространением коронавируса нового типа. Страны, столкнувшиеся с этим вызовом, вводят жесткие меры для сдерживания пандемии. Количество зараженных в России пока на порядок меньше, но ситуация развивается стремительно, вирус может унести жизни тысяч людей. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар hичшиксез үтәлергә тиеш.
Бүгенге көнгә аралашуны чикләү – коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүнең иң мөһим чарасы булып тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Искә төшерәбез, брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева үз-үзеңне изоляцияләү режимы 2020 елның 30 мартыннан бу ситуация җайланганчыга кадәр кертелә, дип хәбәр итте.
2020 елның 30 мартыннан Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан барлык граңданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Брифинг онлайн режимда узды.
ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчү эшләренә әзерлекләре турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Республикада чәчү машиналарын төзекләндерү эшләре тәмамлана, күбесенчә аларга агрегатлар кую эше бара, диде Марат Җәббаров. Ул искәрткәнчә, чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, биш меңнән артык культиватор һәм 680 чәчү комплекслары катнашачак.
Татарстан Республикасында 2020 елның 27 мартына социаль ипотека, инвестицион күп фатирлы йортлар төзелеше, аз катлы торак төзелеше программалары буенча 780 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни бу – планның 26,2%ы.
Бүген бу белешмәләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген ТР Инвестицион советы һәм “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек турында килешү төзергә гаризаларны карау буенча комиссияләрнең уртак утырышы узды.
Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.