Бүген Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-коткару спорты буенча «ТР Премьер-министры Кубогы» XX бөтенроссия ярышлары ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов һәм башкалар катнашты.
Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне уңаеннан Алексей Песошин мөрәҗәгате
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау планнары турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән (видеоконференцэлемтә буенча) Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» республика конкурсына йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының йомгаклау тулы вәкиллекле утырышында катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең киләчәк үсеше планнары турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә узган Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең (ВОИР) Попечительләр советы утырышында катнашты. Фикер алышуның төп темасы ВОИРның узган чордагы эш нәтиҗәләре һәм якындагы елларга амбициоз планнар булды, аерым басым 2025 елга ясалды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 81 еллыгы уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында катнашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин таможня хезмәткәрләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре - Халыкара таможня хезмәткәрләре көне белән котлады.
"Хөрмәтле таможня хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Халыкара таможня хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Беренче тапкыр халыкара таможня хезмәткәрләре көнен 1983 елда, Бөтендөнья таможня оешмасына 30 ел тулганда билгеләп үттеләр, - диелә котлау текстында.