ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2016 ел
сишәмбе

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.

Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү күптән күркәм традициягә  әйләнде һәм, мәхәббәт, матурлык  тантанасы булып, безнең күпмилләтле халкыбыз тормышында ныклы урын алды. Балачактан ук 8 Март йөрәкләрдә  якты хатирәләр калдырган. Үсмер чакта бу бәйрәмдә әниләрне һәм дәү әниләрне, өлкәнәя төшкәч, әле тагын сөеклеләребезне, ә олыгайгач, кадерле кызларыбызны һәм оныкаларыбызны тәбриклибез.


7
март, 2016 ел
дүшәмбе

Хатын-кызның гаиләдәге, җәмгыятьтәге, коллективтагы роле бүген бик мөһим. Хатын-кызлар үзләрен яхшырак хис итә торган эш юнәлешләре бар, әмма тулаем белгечләрне хатын-кызларга һәм ир-атларга аеру дөрес түгел – һәркем үз эшенең остасы булырга тиеш. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларының хатын-кыз вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу, 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 


5
март, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2015 елда республика кулланучылар кооперациясе эшчәнлеге һәм 2016 елга бурычлары турында мәгълүмат  бирде. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин та катнашты. 

Татарстанда ел башыннан бирле 466,2 мең кв.м. торак тапшырылган, бу 2015 елның шул чорына карата 110% тәшкил итә. Шуның 76,3 мең кв.метры соңгы ике атнада гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин та катнашты. 


4
март, 2016 ел
җомга

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Когнитив технологияләр» компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты. Тантана Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды (Казан).

«Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, сезне 8 нче март бәйрәме белән котлыйм, дип башлады чыгышын Татарстан Президенты. – Без, мөгаен, хатын-кызларыбызның дәүләттә, республикада һәм һәр гаиләдә тоткан урынын һәрвакытта да бәяләп бетерә алмыйбыздыр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов InfoWatch компанияләр төркеме президенты Наталья Касперская белән очрашты. Яклар Татарстан Республикасы белән «InfoWatch» арасында хезмәттәшлек итү буенча алга таба адымнар турында сөйләштеләр.  

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Просто молоко" ИК ҖЧҖтә булды һәм предприятиедә эшләүче хатын-кызлар белән очрашты. Аны ТР Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. 

Бүген Казанда ТР Министрлар Кабинеты белән "Газпром газ-мотор ягулыгы" компаниясе газ-мотор ягулыгы базарын үстерүне стимуллаштыру программаларын тормышка ашыру буенча килешү имзаланды. Бу хакта журналистларга ТР икътисад министры Артем Здунов һәм "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев сөйләде.

Татарстан Республикасы – Кытай Халык Республикасы (КХР) һәм аның провинцияләре белән мөнәсәбәтләрне үстерергә теләүче Россия төбәкләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сычуань провинциясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.  

Искәртәбез, Татарстанга КХРның Сычуань провинциясе вице-губернаторы Лю Цзе әфәнде җитәкчелегендәге Кытай делегациясе килде.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Кытай белән актив хезмәттәшлек итә, республикада КХР югары җитәкчелеге, шулай ук бизнес-делегацияләр вәкилләре берничә мәртәбә булган инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International