Казан авиация заводында Ту-160ны торгызу проекты – гаять зур проект, безнеңчә, Советлардан соң чордагы авиасәнәгать тарихында мондый проектка тиңнәр юк. Бүген бу хакта Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь хәбәр итте.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ арасында бүген имзаланган килешү – хезмәттәшлеккә нигез сала торган төп документ.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Ту-160 самолетын җитештерүне торгызу мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар "Туполев" ГАҖ филиалы - Горбунов ис. Казан авиация заводының федераль программалар кысаларында реконструкция һәм җиһазларны алыштыру буенча проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм башкалар турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртәбез, Юрий Слюсарь Казанга авиатөзелеш өлкәсендә Татарстан Республикасы предприятиеләрендә гамәлгә ашырылучы проектлар буенча киңәшмә уздыру өчен килде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТРда Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Бүген Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының беренче утырышы уздырылачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, шулай ук Татарстанның бөтен муниципаль берәмлекләреннән килгән 700 эшкуар, Татарстандагы бизнес берләшмәләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнаша.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ИнноКам" территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге булдыру концепциясе буенча эш төркеме утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев скульптор һәм рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов күргәзмәсендә булды.
Япониянең “Иида Сангё” компаниясе “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә үзенең офисын ачарга ниятли.
Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган Татарстан делегациясенең Япониягә эшлекле сәфәре йомгакларына багышланган брифингта ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов сөйләде.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Япониягә эшлекле сәфәре йомгакларына багышланган брифинг уздырылды. “Татар-информ” МА үз вакытында 29 февральдән 1 мартка кадәр дәвам иткән бу сәфәр кысаларында оештырылган чаралар, очрашулар турында мәгълүмат биреп барса, брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, “Иннополис” махсус икътисади зона” АҖ генераль директоры Игорь Носов, “Аммоний” АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков алар хакында тәфсилләбрәк сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы» ДАҖМУ базасында оештырылган ресурс үзәгендә булды.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан автотранспорт техникумы директоры Рөстәм Галәвов һәм башкалар озата йөрде.
Техникум фойесында кунаклар өчен уку йорты эшчәнлегенә багышланган тәкъдир итү оештырылган иде. Бүген Казан автотранспорт техникумында 2042 кеше укый, шул исәптән бюджетта – 1874 кеше. Мөгаллимнәр составын 130 кеше тәшкил итә, техникум хезмәткәрләре барлыгы – 254.