ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кыла. Ул  аммимак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча "Аммоний" комплексын эшләтеп җибәрүгә багышланган тантанада катнашты.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кылачак.  

Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар җитештерү заводында («Ростар» ФҖБ ҖЧҖ) булачак, КФУның (Чаллы филиалы) Инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышачак һәм капиталь ремонттан соң тулай торакларның берсен караячак дип көтелә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кыла. Визитның төп максаты - аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча "Аммоний" яңа комплексын эшләтеп җибәрүгә багнышланган тантаналы чарада катнашу. 


23
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Казанның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә тантаналы митинг узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова, сугышчан хәрәкәттә катнашкан ветераннар, укучылар, “ТР студентлар лигасы”, “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.


22
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һ.б катнашты.
Татарстан Президенты бирегә җыелучыларны Ватанны сакаучылар көне белән котлады. Аның сүзләренчә, бу көн “Ватанга бурыч һәм хезмәт итү буенча тугрылык символы”. 


20
февраль, 2016 ел
шимбә

«Бердәм Россия» яшь гвардиясе» Татарстан бүлеге яшьләр республика тормышында активрак катнашсын өчен алшартлар формалаштыра. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» яшь гвардиясе» Татарстан бүлеге активы белән очрашудан соң Иннополиста журналистлар белән әңгәмәсендә хәбәр итте. 

Ел башыннан Татарстанда 389, 9 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 122,6 % тәшкил итә. 90 мең кв. м. соңгы ике атнада тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 


19
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Ибне Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы” дип аталган күргәзмә ачылды, ул X йөзнең атаклы гарәп дипломаты Әхмәд ибне Фадланга багышланган.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Ирак Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Исмаил Шәфыйк Мөхсин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары белән очрашты. Очрашу Казан командасы базасында узды, анда шулай ук «Ак Барс» ХК президенты Шәфәгать Тәһәветдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры  Наил Маһанов, «Ак Барс» ХК баш тренеры Зинннәтулла Билялетдинов һәм башкалар катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International