ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2016 ел
шимбә

Бүген Казанда Бадминтон үзәге ачылды.

Үзәк ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Поуль-Эрик Хейер Ларсен, Россия Илкүләм бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Бадминтон үзәге 2015 нче елның 22 сентябрендә төзелә башлаган.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә 2016 ел гыйнвары нәтиҗәләре буенча Татарстанда җитештерелгән ит һәм сөт турында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

Ел башыннан Татарстан Республикасында 94,5 мең тонна сөт савылган, диде Марат Әхмәтов, 2015 елга караганда үсеш бар.

 

2016 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасы буенча 830 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак. Ремонтланган торак фондының  гомуми мәйданы 4,7 млн. кв. метр тәшкил итәчәк.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


12
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы "Кванториум" балалар технопаркында булдылар.

Технопарк холлында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров махсус презентация барышында Россия Президентына илдә соңгы җиде елда югары технологияләр өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде. 

Аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын Менделеевскта эксплуатациягә кертергә әзерләделәр.

Бүген кич аны Чаллы шәһәреннән Россия Президенты Владимир Путин эшләтеп җибәрде.

«Аммоний» АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, комплекс эшләтеп җибәрүгә әзер, дип хәбәр итте.

Владимир Путин команда бирде: «Эшләтеп җибәрергә рөхсәт бирәм!». Комплекс проект куәтенә чыгу өчен эшләтеп җибәрелде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Чаллыга эш визиты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин "КАМАЗ" заводында беренче авыр йөк машинасын чыгару көненә 40 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль һәм  республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре озата йөрде. Бәйрәмнең төп чаралары заводның автоҗыю мәйданчыгында үтте. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында (Мәскәү) парламент тыңлауларында катнашты.

Парламент тыңлаулары РФ ФҖ, РФ Хөкүмәте һәм Россия Банкының икътисади үсешне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чараларына багышланган иде.

Парламент тыңлауларын Россия ФҖ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин уздырды.

Бүген Чаллы шәһәренә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин эш сәфәренә килде. «Бигеш» халыкара аэропортында дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Визиты барышында Россия Президенты «КАМАЗ» заводы мәйданчыгында Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышын уздырачак. 


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ТР Арбитраж суды республикада тотрыклылык һәм законлылыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Татарстан Республикасы Арбитраж суды эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән киңәшмәсендә белдерде. 

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында “Оешмалар мөлкәтенә салым турында”гы Татарстан Республикасы законының 3 нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасының монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелеш социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында”гы 197-5 нче номерлы ТР закон проектлары кабул ителде. Алар, социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнә торган территория резидентларына республика тарафыннан салым ташламалары — оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән азат итү рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан, эшләнелгән.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International