Бүген Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр советларының йомгаклау сессияләре эшендә катнашты.
Төп нотык белән Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин чыгыш ясады.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кылды. Визиты кысаларында ТР Президенты Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы эшчәнлеге белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин озата йөрделәр.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ахырда ул муниципаль район Советының 2015 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында катнашты. Әлеге чарага кадәр ТР Президенты ярминкәдә булды, анда районның азык эшкәртүче һәм башка сәнәгать предприятиеләре үз товарларын тәкъдим иткән иде.
Европа һәм Төньяк Америка “Аммоний”АҖ (Менделеев ш.) өчен төп чит ил базары булды.
Бүген ТР Хөкүмәте бинасында үткәрелгән брифингта “Аммоний” АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков шул хакта белдерде.
Брифингның төп темасы Менделеев шәһәрендә “Аммоний” АҖ файдалануга тапшыру булды.
Бүген Тукай районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгында (Мәләкәс авыл җирлеге) булды.
«Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгының гаилә кошчылык фермасы эшчәнлеге һәм аның киләчәккә планнары турында хуҗалык башлыгы Ринат Ханов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгородка эш сәфәре кысаларында Россия газ-мотор техникасы базарын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты.
Чара «ГАЗ» автозаводы мәйданчыгында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм «Газпром» ГАҖ идарсе рәисе Алексей Миллер катнашты.
Бүген Түбән Новгородка эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ГАЗ" холдингы составындагы Горький автозаводында булды. Р.Миңнеханов җитештерү мәйданчыкларын карады һәм "ГАЗель", "Соболь" автомобильләрен чыгару белән тынышты. Шулай ук ТР Президентына "ГАЗ"ның җиңел коммерцияле автомобильләр, урта тоннаж йөк машиналары һәм автобуслар җитештерү өлкәсендә яңа эшләнмәләрне күрсәттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгородка эш визиты белән килде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөри.
Бүген Россиянең 72 зур шәһәрендә традицион “Россия чаңгы юлы-2016” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Быел Казанда зур кышкы спорт ярышы берьюлы өч мәйданчыкта башланды. Иң күп узышлар Залесный поселогының “Солнечный” лагеры территориясендә булды.
Чаңгы ярышларының тантаналы ачылышында РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов катнашты.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшьләр хоккей лигасының «Кубок Вызова» матчын ачу тантанасында катнашты.
Чара Түбән Кама шәһәренең «Нефтехим арена» боз сараенда узды.
Бу «Кубок Вызова» матчының сигезенчесе, анда Көнчыгышның һәм Көнбатышның МХЛ чемпионатының иң яхшы уенчыларыннан оешкан командалары көч сынаша.
Уенга мәртәбәле кунаклар – Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, МХЛ идарәче директоры Алексей Морозов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, шулай ук «Молодежка» сериалы геройлары чакырылган иде. Кунакларны Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин кабул итте.