ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстанның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондына өлеш керткән оешма һәм предприятие җитәкчеләренә, шулай ук гражданнарга фондның хәйриячеләр китабының VI томын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу тантана Казан Кремлендә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» VII Гайдар форумында катнашты.

Форум 13-15 гыйнварда Мәскәүдә Россия Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә (РХХ һәм ДХ) уза.

Гайдар форумы – 2016 пленар сессиясендә сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

Бүген Мәскәүдә «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» Гайдар форумы – 2016 кысаларында «Россия регионнарында инновацион бизнес» рейтингы тәкъдир ителде.

Рейтинг Россия Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РХХ һәм ДХ) тарафыннан Россия инновацион регионнары ассоциациясе катнашында (РИРА) әзерләнгән.

Тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион регионнары ассоциациясе рәисе Рөстәм Миңнеханов, РХХ һәм ДХ ректоры Владимир Мау, регионнар вәкилләре – РИРА әгъзалары, экспертлар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Сәфәрнең төп максаты - "Россия һәм дөнья: киләчәккә караш" Гайдар форумы - 2016 чараларында катнашу. 

Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлык үсеше һәм конкурентлык департаменты директоры Максим Паршин белән очрашты. Яклар эшкуарлык үсешенә шарталр булдыруда алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХР Синьцзян-Уйгур автономияле районының Җитештерү-төзелеш корпусы рәисе урынбасары Кун Синлун җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чаралары бүген Татарстан Республикасы прокуратурасында үтте (Казан, Кремль ур.).

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Казан мэры Илсур Метшин, республика дәүләт органнары, суд һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре, прокуратура органнары ветераннары катнашты. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов прокуратура хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады. 

ТРның Сатып алулар буенча интернет-порталы эшли башлады. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган матбугат конференциясендә ТРның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ольга Редько хәбәр итте.

“Бу портал товар белән тәэмин итүчеләргә Татарстанда нинди сатып алулар барганын белеп торырга ярдәм итә”, - дип ассызыклады Ольга Редько.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Лениногорск районындагы янгында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты һәм җирле үзидарә органнарының һәм социаль хезмәтләрнең уйланылмаган гамәлләренә катгый бәя бирде. 


9
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Торак төзелеше программасы белән Татарстанда 2016 елда гомуми мәйданы 2,401 млн.кв. м. торак төзү планлаштырыла. Мондый мәгълүмат бүген яңа елда беренче видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үзенең докладында белдергәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2 млн. 405,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. План 100,2%ка үтәлгән.


6
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне ихластан Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!

Бу нурлы бәйрәмгә кешеләр элек-электән рухи пакълек, мәрхәмәт, бәхет һәм иминлеккә ирешү белән бәйле иң якты  өметләрен баглаган. Коткаручының дөньяга килүе – бөек сер. Әлеге серне белүгә ирешкән христианнарның бакыйлыкка инануы,  хакыйкатькә омтылышлары һәм якыннарына карата ихлас ярату хисе ныгыганнан-ныгый бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International