ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Күзәтү системасы белән җиһазланмаган мәктәп автобусы рейска бөтенләй чыгарга тиеш түгел. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган утырышта шуны таләп итте. Биредә “ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм алар китергән зыянны киметү буенча өстәмә чаралар турында” ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы узды.

13 декабрьдә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе, ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган IV халыкара мәдәни форумда катнашу өчен Санкт-Петербургка килде. Форумның тантаналы ачылышы бүген Эрмитажның төп штабында була.


13
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Казанның Җиңү паркында Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенә байрак тапшыру тантанасы узды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Федераль суд приставлары хезмәте директоры – РФ баш суд приставы Артур Парфенчиков, Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов, идарә хезмәткәрләре һәм ветераннар катнашты.


12
декабрь, 2015 ел
шимбә

Икътисадта катлаулы вакытта финансистларның характеры бик шәп чагылыш таба. Бу фикерне бүген ТР Финанслар министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә  Россия финанс министры Антон Силуанов белдерде. 

Искәртәбез: чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Финанс  министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм башкалар катнашты.

Бүген Казан Ратушасында ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды. 

Коллегия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Финанс  министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Андрей Петрушин, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм башкалар катнашты.  

Бүген Казан ратушасында ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды. 

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасында, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елның январь-декабрь айларында 44 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 28 - авыр имгәнү, 16 - үлемгә китергән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортындагы гадәттәге җыелышны котлаудан башлады.

Ул барысын да Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады. 

 


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Казаноргсинтез” ҖАҖ һәм “ТГК-16” ААҖ производство-техник һәм социаль өлкә хезмәткәрләре активының гомуми җыелышы узды. Аның эшендә "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ҖАҖ директорлары советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ҖАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, республиканың газ һәм нефть химиясе тармагы оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Гомуми җыелышка кадәр Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчеләре белән "Казаноргсинтез" ҖАҖнең 2016-2020 нче елларга үсеш стратегиясе мәсьәләсе буенча очрашу уздырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» предприятиесендә яңа җитештерү линияләрен файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар озата йөрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International