Бүген Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль хакимият органнары депутатларын алдан сайлау башланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. Ялга, командировкага китүчеләр, уку, эшләү яки башка сәбәпләр аркасында бердәм сайлау көнне тавыш бирергә бара алмаучылар территориаль сайлау участокларына 8 сентябрьгә кадәр барып, алдан сайлау хокукына ия. 9-12 сентябрь көннәрендә исә мондый мөмкинлек участок сайлау комиссияләрендә булдырылачак. Сайлаучылар 16.00дән 20.00 гә кадәр, ял көннәрендә исә 8.00 дән 16.00 гә кадәр алдан тавыш бирә алачак.
Бүген Казанга эш сәфәре белән Башкортостан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Галиев мәчетен (Казан, Г.Тукай ур., 40/22) карады.
Хәзерге вакытта монда реставрация һәм төзелеш эшләре алып барыла.
Искәртәбез, 2014 елда Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзәрәтен резиденциясе комплексын булдыру турында карар кабул ителгән иде, бу комплекска Галиев мәчете бинасы, М.И. Галиев йорты һәм башка объектлар керәчәк.
Бүген "Казан Арена" стадионы янында беренче курс студентларының Белем көненә багышланган тантанасы булды. Мондый тантана быел беренче тапкыр уздырылды. Анда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика югары уку йортлары ректорлары һ.б. рәсми затлар да бар иде.
Тамашада Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова һәм республиканың танылган башка артистлары чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университетының яңа тулай торагында булды. 19 катлы бина төзелеше Казанның Яруллин урамында 2013 елның сентяберендә башланган иде, бүген объект төзелеше тәмамланды.
Бүген Казанның Яңа Савиново районында республикадагы иң зур мәктәп ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.