Татарстан Республикасында 2015 елның 28 августына 1 млн. 495,2 мең кв. м. торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 62,3 проценты. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 102 мең кв. м. тәшкил иткән 87 йорт тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Acronis компаниясе һәм "Иннополис" МИЗ" АҖ ике яклы хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаладылар. Документ Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов барында "Иннополис" махсус икътисадый зонаның Күзәтү советы утырышында имзаланды.
Бүген Иннополис шәһәрендә (Татарстан Республикасы Югары Ослан районы) «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтү советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барды. Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Азнакай һәм Мөслим районнарына эш визиты белән барды. Төп максаты – кырларда урып-җыю эшләре барышы белән танышу.