ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов төзелүче Мәскәү җәмигъ мәчетендә булды.

Ул бу дини объектны (Мәскәү, Выползов тыкрыгы,7) төзү барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов белән бергә мәчетне карауда Россия Мөфтиләре шурасы рәисе Равиль Гайнетдин дә катнашты.

Татарстанга корылык китергән зыянның күләме − 20 миллиард сум чамасы.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Югалтылган бөртекле культураларның бәясе генә дә 10 миллиард сум чамасы.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ҖАҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды. Утырышта 2015 елның беренче ярты еллыгында компания бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле татарстанлылар!
28 июльдә истәлекле дата – Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне билгеләп үтелә.
988 елда Киевта булган әлеге олуг вакыйга көнчыгыш славян кабиләләрен православиенең рухи көче белән берләштереп, дәүләтебезнең киләчәк язмышын билгеләде.

25
июль, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2015 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 42 муниципаль районның барлык 999 объектында да башланган. Эшләр 339 күп фатирлы йортта тәмамланган, 43 объектны дәүләт торак инспекциясе кабул иткән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ минситры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


24
июль, 2015 ел
җомга

Бүген Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу тантанасы узды. Чарада Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. Алар янында FINA президенты Хулио Маглионе, РФ Президентының ИФО вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Анастасия Давыдова һәм спорт федерацияләре башлыклары бар иде. 

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш визиты кысаларында «Казан Арена» стадионында булды, анда ул Россия җыелма командасы вәкилләре белән очрашты. Дәүләт башлыгы спортчыларга уңышлар теләде һәм спорт корылмасы дәрәҗәсен югары бәяләде. «Татарстан Президенты белән күптән түгел генә әлеге стадион төзелешенә беренче ташны салган гына идек кебек. Ә ул инде Универсиада объекты һәм футбол стадионы буларак кулланылды. Хәзер инде аны чемпионатка әзерләделәр. Бик шәп», - дип ассызыклады Владимир Путин.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре кылачак, монда ул Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак.

Су спорт төрләре буенча дөнья беренчелеге Россиядә беренче мәртәбә уза. Анда 190 илдән 2400 спортчы катнашачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Очрашу “Казан” халыкара аэропортының сөйләшүләр алып бару залында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International