Татарстан Республикасы, Россия регионнарының берсе буларак, Согуд Гарәбстаны белән икътисадый партнерлыкны үстерергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны вице-премьеры - оборона министры, варис принц урынбасары Мөхәммәд бен Сәлман Әль Согуд белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Санкт-Петербургта узды, Рөстәм Миңнеханов анда эш сәфәре кыла.
Бүген Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытырлык зур эш башкара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе активы белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу «Амбассадор» кунакханәсе залында узды.
IBM компаниясе Иннополис инновацион юлдаш шәһәрендә урнашкан (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы) «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты булу теләген белдерде. Бүген бу хакта IBM компаниясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Бүген XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов WSI җитәкчелегенә 2019 елда WorldSkills Competition уздыру буенча, Россия Федерациясеннән кандидат буларак, Казанга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Бу безнең өчен горурлык та, җитди җаваплылык та, диде ул, алда зур эшләр көтә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников белән очрашты.
Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумында кысаларында «Ленэкспо» мәйданчыгында узды.
Бүген Петербург икътисадый форумы кысаларында Россия территориясендә «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорын булдыру буенча хезмәттәшлек һәм мәгълүмат алмашу турында килешү имзаланды.
Документка «Россия автомобиль юллары» («Росавтодор») дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм «Федераль проект финанславы үзәге» ААҖ идарәче директоры Илья Пономарев имза салды.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында “Росатом” атом энергетикасы буенча Дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм “Росатом” ДК генераль директоры Сергей Кириенко куйдылар.
Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Композит” ХК генераль директоры Леонид Меламед белән очрашты. Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Ленэкспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды.