Бүген Үзәк хәрби округ гаскәрләренә эш сәфәре кысаларында Россия Оборона министры армия генералы Сергей Шойгу Казанга килде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Россия Оборона министры “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында” – “Туполев” ҖАҖ филиалында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөүкәмте Йортында узды, анда шулай ук Финляндия Таможнясының генераль директоры Лео Ниссинен, Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мавликов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны сәламләп, очрашу Яз һәм хезмәт, һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан үтүен билгеләп: "Биредәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Үзебезнең халкыбыз, ил, Татарстан өчен тырышканыгыз өчен рәхмәт сезгә, кадерлеләребез. Чын күңелдән сезгә озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек һәм иминлек телим", - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов кунакларга.
Татарстан Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыруга һәм 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогына планлы әзерлек алып бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Россия 2018» республика оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда «Россия-2018» оештыру комитеты» АКБО генераль директоры Алексей Сорокин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.