ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Милли банкы бинасында (Казан, Бауман ур., 37) узды.


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2015 елның беренче кварталында нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында«Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, «Татнефть» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.

2015 елның беренче кварталына компания бюджетын үтәүгә йомгак ясалды, май аена бюджеты расланды.

Директорлар советы шулай ук «Татнефть» ААҖнең 2014 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча фикер алышты.

Яңа кунакханә комплексын төзү борынгы Болгар шәһәрен туристлар өчен тагын да күркәм итәчәк . Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Болгар шәһәрендә яңа кунакханә комлпексы төзелешен башлап җибәрүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чарада шулай ук ТРДәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Таиф” генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты. Яңа объект тарихи территорядән тыш, аның Көнчыгыш ягында Идел елгасы буенда урнашачак.


26
апрель, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төрекмән юртагы бәйрәменә багышланган тантаналарында катнашты. Төп чаралар Ашхабадта Халыкара ат-спорт комплексында узды. Танатаналадрда шулай ук "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар да катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төрекмәнстанга килде. Бүген тантаналар башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу барышында яклар киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Татарстан киләчәктә дә Төрекмәнстан партнерлары белән хезмәттәшлекне ныгытырга ниятли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашуда хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төрекмәнстанга килде, төп максаты – Төрекмән аргамагы бәйрәменә багышланган тантаналарда катнашу. Татарстан делегациясе составында шулай ук "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар бар.


25
апрель, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төрекмәнстанга килде. Ашхабад аэропортында аны Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморад Хуҗамөхәммәдов каршы алды.

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертын күбрәк тамашачы күрә алсын өчен мондый искиткеч концертка зуррак зал кирәк.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Созвездие – Йолдызлык – 2015» XV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгатенең гала-концертында хәбәр итте .

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды һәм «Пирамида» ККК да узды.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшмәкәрләр ассоциациясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International