Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов белән очрашты.Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. Искәртик, Татарстанда Туган тел көнен бәйрәм итүне татар поэзиясенең классигы Габдулла Тукайның туган көненә туры китерәләр.
Татарстан Республикасында 2015 елның 24 апреленә 691,6 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Мин Казанда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының иң югары дәрәҗәдә узуына ышанам. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Спорт министры Виталий Мутко Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Чара Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) башкарма директоры Корнель Маркулеску, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы нда 2020 елга кадәр фармацевтика сәнәгатен үстерү стратегиясе федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә “Татхимфармпрепараты» ААҖ мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикада җәмәгать пространстволарын (паркларны, скверларны, яр буйларын һәм башкаларны ) заманча төзекләндерүгә багышланган семинарда катнашты.
Чара "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә (Татарстан ур., 20) узды. Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, республика муниципаль районнары һәм шәһәрләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.