ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинеты, Муниципаль берәмлекләр советы һәм ТР муниципаль районнары арасында 2015-2017 елларда республиканың муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешүе турындагы килешүне имзаладылар.

Татарстан Республикасы Ирландиянең инновацияләр өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Оун О'Лири белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Безгә Ирландиянең интегрирацияләнгән инновацион системасы бик кызыклы, сездән күп нәрсәләргә өйрәнеп була», - диде Рөстәм Миңнеханов, Оун О'Лири әфәндегә мөрәҗәгать итеп. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Ирландия мөнәсәбәтләренең потенциалы зур, бу – икътисадый багланышлар да, мәгълүмат технологияләре, инновацион эшчәнлек өлкәсендә дә һәм башкалар буенча да хезмәттәшлек.

Бүген Казанның “Корстон” комплексында ачылган XV Россия һәм X Казан венчур ярминкәләре программасы кысаларында узган төп чараларның берсе "Россиянең инновацион экосистемасы - хәзерге вакытта һәм киләчәктә мөмкин булган сценарийлар. Төбәкләр үсеше стратегиясе драйверы буларак кластерлар" темасына пленар утырыш булды. Аның эшендә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, статс-секретарь - РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия венчурлы инвестицияләү ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен, "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Оун Финбар О’Лири, венучурлы инвесторлау өлкәсендә АКШ, Корея, Сингапурдан вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты буенча III халыкара олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләде. Тантаналы чара М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары– мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчеcе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы  мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты. Олимпиаданың йомгаклау турында Россиянең 22 субъектыннан һәм 10 чит илдән 500дән артык мәктәп укучылары катнашты. 

Бүген Татарстан башкаласында XV Россия һәм X Казан венчур ярминкәләре ачылды. Ачылу тантанасында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңеханов, РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, статс-секретарь - РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия венчур инвесторлау ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен, "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, "ТР Инвестицион-венчур фонды" дәүләт коммерцияле булмаган оешмасы директоры Айнур Айдельдинов катнашты.

Россия инновацион регионнары ассоциациясе (РИРА) әгъзалары булган регионнарга кластерлы инициативаларны гамәлгә ашыруда эшне көчәйтергә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, РИРА советы рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.  


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы ныгып килүче Россия-Куба мөнәсәбәтләрендә тоташтыручы звено булырга мөмкин. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясенең 13 нче утырышында хәбәр итте.

Утырыш Казанда «Корстон» КСККда узды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Дмитрий Рогозин һәм Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас алып барды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда “КАМАЗ” заводы территориясендә узган “РФ газ-мотор ягулыгы базары үсеше буенча эшләрнең барышы турында. Табигый газда эшләүче автомобиль транспорты сегментын киңәйтү” киңәшмәсендә катнашты. Шулай ук бу чарада “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Катюков катнашты.

Бүген Чаллыга эш сәфәре белән «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер килде. Визитның максаты – «КАМАЗ» ААҖдә табигый газда эшләүче техника җитештерү линиясен ачу тантанасын.

«Газпром» ААҖ идарәсе рәисе, Алексей Миллер, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе НаильМәһдиев белән бергә, «КАМАЗ» ААҖдә табигый газда эшләүче техника җитештерү линиясен ачу тантанасында катнашты.

Алексей Миллер һәм Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучылар «КАМАЗ» шассисы базасында газ техникасын җитештерүнең технологик чылбыры, шулай ук газ баллоны җайланмаларын урнаштыру үзенчәлекләре белән таныштылар.

Нефть-газ комплексы – бүген Татарстан икътисадының төп элементы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов"Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Чарада шулай ук "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, "Таиф" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ Россиядә генә түгел, бөтен Европада иң эре предприятиеләрдән санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International