Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле тренер Владимир Житловны 75 яшьлек юбилее белән котлады. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ул юбиляр белән очрашты.
Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь ремонт, юллар салу һәм авыл хуҗалыгына ярдәм программаларын гамәлгә ашыру халыкның эшле булуын тәэмин итә һәм кризиска каршы реаль чаралар булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Муниципаль берәмлекләр башлыклары үз муниципалитетларындагы икътисад торышы буенча тулы мәгълүматка ия булырга тиешләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәдә белдерде.