ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Кичә «Татнефтехиминвест-холдинг»та ТР нефть, газ һәм химия комплексында 2014 ел нәтиҗәләрен һәм чит илләрдән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукцияне үзебездә җитештерү мәсьәләсен карадылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучылар игътибарын РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы программасына актив кушылуга һәм Татарстан предприятиеләреннән тәкъдимнәр әзерләүгә юнәлтте. Ул төп бурыч итеп базарны саклау һәм чит илгә товар чыгаруны арттыруны атады. Аның сүзләренә караганда, машина төзелеше һәм кече бизнес авыр хәлдә. Процент ставкалары югары булган банк кредитларын алу - проблемалы мәсьәлә. ТР Президенты тармак министрлыкларына кризиска каршы программа һәм читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерү буенча чаралар кысаларында ташламалар алу өчен перспективалы проектларны анализлауны йөкләде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Смарт Сити Казан» инвестицион технополисы территориясендә торак төзелеше мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә шулай ук республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасы вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда «Санури» партиясе лидерының махсус киңәшчесе, Корея Республика парламентының элеккеге депутаты Хьонг Хван Ан, Кённам университетында Ерак көнчыгыш тикшеренүләре институты профессоры Юн Хо Ча, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фоат Комаров катнашты.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү чаралары турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук киңәшмәдә беренче вице-премьер Игорь Шувалов, вице-премьерлар Ольга Голодец һәм Аркадий Дворкович, финанслар министры Антон Силуанов һәм икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “РОСНАНО” ИК” ҖЧҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс белән очрашты.

Татарстанда бер стенкалы углерод нанотрубкалары җитештерү буенча дөньяда беренче завод төзелергә мөмкин. Бүген бу хакта сүз «УК «Роснано» ҖЧҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә барды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. «Татнефть» ААҖнең 2014 елгы бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраль аена бюджеты расланды.


27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «ИРЭ-Полюс» Россия компаниясе лазер системаларын җыю заводы төзергә планлаштыра. Ниятләр турында тиешле килешүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «ИРЭ-Полюс» ҖЧҖ генераль директоры Валентин Гапонцев белән очрашуы барышында имза салынды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов катнашты.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми җыелышы узды. Кулланучылар җәмгыятьләренең 2014 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.

Татарстан таможнясы ТР да эшләүче федераль башкарма органнары гомумсистемасында тотрыклы һәм ышанычлы эшләве белән аерылып тора. Бу хакта бүген ведомствоның узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International