ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2014 ел
шимбә

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген бозулар турында гражданнарга үзләренә гаризалар җибәрү мөмкинлеген булдыручы «Халык инспекторы» системасының бер айлык эше нәтиҗәсендә ЮХИДИИ административ хокук бозулар турында 144 карар чыгарган. Бүген бу хакта барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


12
декабрь, 2014 ел
җомга

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты, Рус география җәмгыяте Попечительләр советы Рәисе Владимир Путинга телеграмма юллады. Телеграммада ул Рус география җәмгыяте казанышлары китабына тагын бер рекордны язып булуы – тәҗрибәле Татарстан дайверы Дмитрий Шиллер җитәкчелегендә РГҖнең су асты-тикшеренү отрядының дөньяда беренче булып Десепшен утравы янында Антарктида суларына 97 метр тирәнлегенә төшүләре турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасында бүлеге рәисе Дмитрий Шиллерга хөкүмәт телеграммасын юллады. Ул шәхсән Дмитрий Шиллерны һәм «Антарктида-100» командасын яңа рекордка ирешүләре белән котлады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» автозаводы төзелешен башлап җибәрүгә 45 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашты.

Тантана Чаллы шәһәренең Орган залында узды. Орган залы каршындагы мәйданда «КАМАЗ» автомобильләре күргәзмәсе оештырылган иде, холлда кунаклар игътибарына «КАМАЗ» ААҖ тарих музее экспозициясе тәкъдим ителде.

Бүген Чаллы каласында Татарстан Респубикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа трамвай линиясе ачылды. Яңа трамвай линиясе республика акчасына төзелгән: ул 530 миллион сумга төшкән. Генераль подрядчы - "Төзелеш инжиниринг һәм аудит дирекциясе" МУП.

2015 елда финанс, салым һәм казначылык органнарының уңышлы һәм нәтиҗәле эше Татарстанга икътисадтагы катлаулы ситуацияне җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Коллегия эшендә Россия Финанс министры Антон Силуанов катнашты.


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2015-2016 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлык үсеше турындагы өч яклы килешү имзаланды.

Килешүне имзалау тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Казан Кремлендә ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу республика фонды Попичительләр советы утырышы узды. Утырышта Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, башка министрлыклар җитәкчеләре, дин әһелләре, галимнәр һ.б. катнашты. Утырышны фондның Попечительләр советы рәисе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев алып барды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында үзенең Һиндстанга визиты барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Һиндстан Премьер-министры Нарендры Моди сөйләшүләрендә катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында эш визиты белән Һиндстанга килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International