ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Ел башыннан Татарстанда 175 мең литр легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы эчемлек әйләнештән алынган, шул исәптән 44 мең л Казакъстаннан, 51 мең л исерткеч Төньяк Осетиядән кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы Рафаил Гыйльманов хәбәр итте.
Бүген Татарстанның Балык Бистәсе районында “Котлы-Бөкәш” 220 кВ подстанциясенең реконструкциядән соң тантаналы ачылышы узды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Любляна шәһәрендә (Словения Республикасы) Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында булды. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Словениягә эш визиты белән килде (2014 елның 15-16 декабрь). Чара «Гранд отель Юнион» (Любляна) концертлар залында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словения башкаласы Люблянага эш сәфәре белән килде.

Любляна халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев каршы алды.

Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Татарстан мирасы” бренды презентацияләнде. Татарстан Хөкүмәте һәм “Апостол” Стартегик коммуникацияләр үзәге белән берлектә тормышка ашырылган проектны тәкъдим итү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.

Конфессиональара мөнәсәбәтләрнең уңай характеры Татарстанның конкурент өстенлеге булып тора, ә аны саклап калу – республика җитәкчелеге сәясәтенең приоритеты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең уртак утрышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ИФОда Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский, министрлыклар һәм ведомстволар, федераль башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан-Морис Рипер җитәкчелегендәге Франция делегациясе белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнаштылар.


13
декабрь, 2014 ел
шимбә
Бүген Татарстан ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Кече һәм урта бизнес: төбәк үсеш нокталары” форумында катнашучылар “Опора России” иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәисләре белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2015 ел Су спорт төрләре буенча ФИНА 16 нчы чемпионатының милли партнерлары белән ниятләр турында килешүләрне имзалау тантанасы уздырылды. «Автомобильләр» («АВТОВАЗ» ААҖ), «Банклар» («АК БАРС» БАНК), «Халыкара товарлар китереп тору» («Шенкер» ЯАҖ), «Вирустан яклау» («Касперский лабораториясе» ЯАҖ), «Таможня операцияләре кылу буенча хезмәт күрсәтүләр» («Система.Ит» ҖЧҖ) категорияләрендә партнерлар билгеләнде.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Опора России» бөтенроссия кече һәм урта эшкуарлыкның иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршынагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International