Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган рәислегендәге югары дәрәҗәдәге Россия һәм Төркия хезмәттәшлеге советының Анкарада уздырылган киңәйтелгән утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарада Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Төркия компанияләре җитәкчеләре белән очрашты. «Синджан» оешкан сәнәгать зонасы штаб-квартирасында узган бу очрашуларда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Төркия Республикасы махсус икътисадый зоналар булдыру буенча дөньяда иң уңышлы тәҗрибәгә ия. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкараның иң эре оештырылган сәнәгать зонасы «Синджан»да белдерде. Сәнәгать зонасының штаб-фатирында Рөстәм Миңнеханов Анкара сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Нуретдин Оздебир белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Анкарада Төркиянең иң эре югары уку йортларыннан берсе - «Билькент» хосусый университетында булды. Университетта Татарстан Республикасы икътисады һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителде.
Татарстан белән икътисадый хезмәттәшлекнең үсүе Төркия белән Россия мөнәсәбәтләренең үсүенә тәэсир итә. Бу хакта бүген Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зейбекчи Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында белдерде. Очрашу Анкарада Төркия Икътисад министрлыгы бинасында узды.
Бүген Анкарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты кысаларында Төркия Республикасының тышкы эшләр министры Мәүлит Чавушоглу белән очрашты. Очрашуда шулай ук Анкара мэры Мәлих Гекчек һәм Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Анкарага килде. Төркия башкаласы аэропортында аны Анкара вице-губернаторы Хәмзә Дуйгун каршы алды.