ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан вузларын тәмамлаучылар, республикада туып, читтә уңышка ирешкән ватандашларыбыз – Татарстан Республикасының конкуренциягә сәләтенең өмете. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Талантлар ачу” форумында яшь белгечләр белән очрашуында хәбәр итте. Очрашуда Казанда туган һәм Татарстан вузларын тәмамлаган Россиянең башка төбәкләре һәм шәһәрләреннән, чит илләрдән килгән 50 яшь белгеч катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аларны сәламләү сүзендә мондый очрашуларның никадәр әһәмиятле булуын ассызыклады. «Без сезнең өчен шатланабыз, сез – безнең республиканың конкурентциягә сәләтебезнең өмете», - дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга ТР Президенты.

Сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәтен күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарның күп санлы мөрәҗәгать итүләре сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бер төркем гаризачылар белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-комуналь хуҗалык һәм юл төзелеше хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин һәм башкалар катнашты.

Бүген «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 14 нче күргәзмәсе кысаларында уздырылган Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең координацион советының икенче утырышында катнашучылар Татарстанның машина төзелеше комплексын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, тармак предприятиеләре җитәкчеләре, Россиянең әйдәүче оешмалары, чит илләрнең эре компанияләре вәкилләре катнашты.

Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә 14 нче махсуслаштырылган «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

«Менә дигән итеп гамәлгә ашырылган проектлар!», - дип бәяләде бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасында күргән производстволарны. Ул бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Россия автомобиль техникасы базарына ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмә алдыннан уздырылды (Чаллы).

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча яңа тәкъдимнәр әзерләде. Бу хакта кичә Чаллыда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белдерде. Чаллыда РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узган киңәшмә Россия автомобиль техникасына ярдәм чараларына багышланды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте рәисе Аркадий Дворкович, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, министрлык һәм ведомство вәкилләре, профильле предприятие җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстанга эш визиты кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «КАМАЗ» ААҖ цехларында булды, биредә аңа тулы приводлы йөк машинасының яңа моделен тәкъдир иттеләр. Дмитрий Медведевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар озата йөрделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Президентына эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Форд Соллерс – Чаллы» предприятиесенең җитештерү цехларында булды. Дмитрий Медведевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

«Форд Соллерс» – Ford Motor Company һәм 2011 елда төзелгән «Соллерс» ААҖнең уртак предприятиесе, ул Fordның Россия производствосы, барлык продуктлар импорты һәм сатылуы өчен җавап бирә, моңа автомобильләр дә, запчастьләр һәм аксессуарлар да керә.

Бүген Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Түбән Камада “ТАНЕКО” ААҖ нефть эшкәртү комплексында булды. Дмитрий Медведевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль министрлар һәм башка рәсми затлар озата йөрделәр.

2013 елда Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында товар әйләнеше 660 млн. АКШ доллары тәшкил иткән, шуларның 357 млн. доллары экспортка һәм 303 млн. доллары импортка туры килә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә трансляцияләнде.
Брифингта катнашучылар журналистларга ТР Президенты җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркия Республикасына сәфәре нәтиҗәләре турында сөйләделәр (2014 елның 30 ноябре – 1 декабре).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International