Терлекчелек һәм авылларда хуҗалык алып баруның кече формаларын үстерү чаралары буенча бөтенроссия киңәшмәсен бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды. Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында Казан Кремленнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген традиция буенча туй көне саналган җомга көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" гаилә үзәге янында агач утыртуда катнашты. Республика башлыгы белән Казан мэры Илсур Метшин алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парлар белән бергә агачлар утыртты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы буенча белем бирү семинары уза. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәмТатарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнаштылар. Чара видеоконференцэлемтә форматында Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән көн дәвамында үткәрелә.
"2014-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән идарә итү стратегиясе" дәүләт программасы проекты турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар сөйләште. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев хәбәр иткәнчә, алдан төрле утырышларда программа проекты буенча фикер алышканнар, шул исәптән Леонтьев үзәге белгечләре - “ТР үсеше стратегиясе - 2030” программасын эшләүчеләргә, “ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе” эш белән тәэмин итүчеләр төбәк берләшмәсендә дә тәкъдим ителде.
Наил Мәһдиев бүген Чаллы шәһәре советы тарафыннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасында расланды. Шәһәр советы сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул шәһәр башлыгына Чаллы потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыруын теләде.