Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча РФ Президенты Идарәсенең башлыгы урынбасары Алексей Михеев белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Efes Rus («Эфес Рус») компаниясе генераль директоры Робин Гучи белән очрашты.
Мамадыш муниципальрайонының Алабай авылында Изге Иоанн Предтечи Рождествосы хөрмәтенә төзелгән чиркәүдә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Әлеге чиркәү, 2013 елның көзендә явыз ният белән яндырылганнан соң, яңадан төзелде. Яңа гыйбадәтханә элеккегесенең төгәл копиясе түгел, әмма алар охшаш. Яңа чиркәү проекты РПЧ Татарстан митрополиясе белән яраштырылган.
Бүген Зәй муниципаль районында булган республика семинар-киңәшмәсенең пленар утырышы 2014 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстанның агросәнәгать комплексы эшенә нәтиҗәләргә һәм уңышны җыеп алу буенча бурычларга багышланды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты, ТР Хөкүмәте хезмәткәрләре, ТР ДС депутатлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, агрохолдинглар, авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермер хуҗалыклары башлыклары, агросервис хезмәте белгечләре, галимнәр һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген җәяүләп йөреп чыкты.
Бу җәяүле сәфәр Казан Кремленнән, Большая Красная һәм Батурин урамнары чатыннан башланды. Монда Рөстәм Миңнехановка архив документлары буенча торгызыла торган корылманың, шул исәптән– «1841 елгы торак йорт, архитекторы – Фома Петонди» архитектура ядкяренең эскиз вариантын күрсәттеләр. Проект 2008 елдан бирле эшләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «АВТОВАЗ» ААҖ президенты Бу Инге Андерссон белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов һәм Бу Андерссон безнең ил автосәнәгате үсеше мәсьәләләре һәм «АВТОВАЗ» ААҖ автомобильләренең яңа модельләре турында сөйләштеләр.