ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кремонини груп» (Cremonini Group) компаниясенә нигез салучы һәм президенты Луиджи Кремонини җитәкчелегендә делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төдек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнаштылар.


29
июнь, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга бер көнлек эш сәфәре ясады. Ашхабад халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары – чит илләр эшләре министры Рәшид Мөридов каршы алды. Ашхабадка килеп төшүгә үк Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Горбанголы Бердымөхәммәдов белән очрашу өчен Огузхан (Ашхабад, Төрекмәнстан) сараена барды.


28
июнь, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ финанслар министры Сергей Шаталов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда республика ягыннан шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары - баш геологы Рәис Хисамов,  «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

2014 елда Татарстанда мәктәпләргә каптиаль ремонт ясау программасы республиканың 11 районында тәмамланган. Бүген мондый күрсәткечләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан уздырыла торган традицион киңәшмәдә китерелде.


27
июнь, 2014 ел
җомга
Бүген “Казан” халыкара аэропорты территориясендә Казан логистик почта үзәге нигезенә таш салу тантанасы булды.
Тантанада Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Россия почтасы” генераль директоры Дмитрий Страшнов катнашты.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академик опера һәм балет театрында Россия Дәүләт банкының Казан бүлеге оешуга 150 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы ачылды.

Казан бүлеге РФ Үзәк банкыннан бары 4 елга яшьрәк. Республиканың Милли банкы булып ул 1990 елда оештырыла. Хәзер банк күзәтчелек органы санала, республиканың 22 кредит оешмаларын күзәтүне гамәлгә ашыра.

Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Башкортостан Республикасының Милли банк рәисе Марат Кашапов катнашты.
Бүген Казанда “Таттелеком” ААҖ нең 1800 МГц диапазонда эшләүче 4G (LTE) челтәрен эшләтеп җибәрү чаарасы булды. Чара "Kazan-Arena" стадионында оештырылган “Яшьләр һәм уңышлылар” фестивале кысларында узды.

4G (LTE) челтәрен эшләтеп җибәрү чарасында бүген РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

“Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы(Внешэкономбанк)” дәүләт корпорациясе Чаллыдагы «Кама Кристалл Технолоджи» ҖЧҖ заводында сапфир пыяласы производствосын киңәйтүгә 9 елга 4,5 млрд. сумлык кредит бирә. Кредит бирү турындагы килешүне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Чаллыда «Внешэкономбанк» идарә рәисе Владимир Дмитриев һәм «Кама Кристалл Технолоджи» проекты җитәкчесе Леонид Анисимов имзалады.

Татарстан җитәкчелеге «КАМАЗ»га, Чаллы шәһәрен барлыкка китерүче предприятие һәм Россиянең мөһим компанияләренең берсе буларак, ярдәм итәчәк һәм компания мәнфәгатьләрен мөмкин кадәр күбрәк яклаячак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Җыелышны компаниянең Директорлар советы рәисе - «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов алып барды.

Бүген РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашындагы делегация Татарстанның Югары Ослан районында төзелеп килгән Иннополис махсус икътисади зонасында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International