Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасының беренчел бүлекләре секретарьлары форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ТР Дәүләт Советына булачак сайлауларда “Бердәм Россия” партиясе исемлеген җитәкләргә дигән тәкъдим җиткерелде. Партиянең 36 нчы санлы Түбән Кама җирле бүлеге секретаре Ришат Галимовның әлеге тәкъдимен форум делегатлары алкышлар белән хуплады. Республика башлыгы бу тәкъдимне хөрмәт һәм җаваплылык белән кабул итеп, моңа ризалык бирде. Искәртеп узабыз, парламентка сайлаулар 2014 нче елның 14 сентябрендә узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Бүген энергетика хәзерге заман икътисады өчен база тармагы булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышын ачып. Республикада энергетика объектларын модернизацияләү, шулай ук яңа куәтләрне гамәлгә кертү буенча җитди эш алып барыла. Шулай да энергетика җайланмаларының физик һәм мораль искерүе актуаль булып кала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катлаулы профильләр заводында булды (Горький шоссесы, 47). Ул заводның җитештерү мәйданныран карады, яңа җиһазлар белән танышты. Завод җитәкчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановка 2014 елның март аенда “Катлаулы профильләр заводы” ҖЧҖнең беренче чираты сафка бастырылганы турында хәбәр иттеләр (җарысы өч чиратны сафка кертү булачак). Бүгенге көнгә бу Россиядә профильләр чыгару буенча бердән-бер производство, алданрак алар тиешле җиһазлар булмаганлыктан җитештерелмәгәннәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Һади Такташ урамы, 115 адресы буенча урнашкан “Спасение” медицина берләшмәсе” ҖЧҖ нең күппрофильле сырхауханәсе белән танышты. Бу – Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт-хосусый партнерлык системасының “беренче карлыгачы”. Президентны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан шәһәре башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм башкалар озатып йөрде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы үткәрде.
“Техстрой” ЯАҖ директоры урынбасары Станислав Веселовский поливинилхлоридтан биаксиаль торбалар җитештерү инновацияләре турында сөйләде. “Техстрой” – Россия Федерациясендә полиэтилен торбалар җитештерү күләме буенча икенче урында тора, Россия базарында аның өлеше – 12 процент. Яңа продукция нык, сыгылмалы, җиңелрәк һәм башка үзлекләре белән аерылып тора.
Һәр вуз һәм филиал, үзенә студентлар кабул иткәндә, югары әзерлек һәм сыйфатлы белем бирүгә ышандыра алырга тиеш. РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов шулай дип саный. Бүген ул, Казанның “Корстон” комплексында Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсе белән идарә итүче башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсе алдыннан журналистларга биргән интервьюсында, 2014 нче елда абитуриентларны кабул итмәү киңәш ителгән вуз филиаллары белән бәйле вәзгыятьне шәрехләп үтте.
Татарстан яңа инновацион икътисад төзи – белемгә нигезләнгән икътисад, һәм мәгариф системасы анда беречел әһәмияткә ия. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларның мәгариф өлкәсендә идарәне гамәлгә ашыручы башкарма органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсенең пленар утырышында белдерде. Чара “Корстон” КСККнда узды һәм хәзерге заманда мәгариф үсешенең актуаль юнәлешләре һәм 2014-2015 уку елына бурычлары темасына багышланган иде. Киңәшмәне Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов уздырды.