ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Air Liquide («Эр Ликид») компаниясе белән алты ел дәвамында хезмәттәшлек итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Air Liquide компаниясенең баш вице-президенты Жан-Пьером Дюприйе белән очрашуда белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ренессанс» холдинг идарәсе рәисе Эрман Ылыджак белән очрашты.

Очрашу «Ленэкспо» комплексы территориясендә узды.

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм IBM корпорациясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео яңа проектлар буенча фикер алыштылар.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында бүген Санкт-Петербургта «ТАИФ» ААҖ һәм GE компаниясе стратегик хезмәттәшлек турындагы Меморандум имзаладылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков мәгариф системасының БДИ-2014 уздыруга әзерлеге турында бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты.
Бу чара видеоконференцэлемтә режимында узды. Казанда трансляция Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясеннән оештырылды.
Федерация субъектлары белән киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» халыкара төркеменең стратегияне эшләү һәм лидерлыкны үстреү буенча җитәкчесе Блэр Шеппард белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФ Финанс-бюджет күзәтчелеге җитәкчесе Александр Смирнов һәм РФ Федераль казначейлык җитәкчесе Роман Артюхин белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәтенең ТРда территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова, Федераль казначейлыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән идарә башлыгы урынбасары Ирек Зарипов катнашты.

Мәскәү-Казан югары тизлекле тимр юл магистрален төзү хезмәт мәшгульлеге зоналарына киң территорияләрнең кушылуына китерәчәк, халыкның хезмәт мобильлеген арттырачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов “Россияне берләштереп: Мәскәү-Казан беренче ватан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешенә инвестицияләрне нигезләүнең технологик һәм бәяләү аудиты нәтиҗәләре” сессиясендә белдерде.


21
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде. Эш сәфәренең төп максаты – XVIII Петербург халыкара икътисадый форумда катнашу. Искәртик, Петербург халыкара икътисадый форумы 2014 елның 22 май көнне ачыла һәм 24 майга кадәр дәвам итә.  
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Сириядән килгән шәех Мөхәммәт Абу әл-Фатх әл-Байануни белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International