ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Россия Саклык банкы” ААҖ нең өлкән вице-президенты, идарә әгъзасы Денис Бугров белән очрашты.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле мөселман кардәшләр!

Сезне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

922нче елда булган бу тарихи вакыйга халкыбызның һәм дәүләтебезнең киләчәк үсешен хәл иткән. Борынгы болгар бабаларыбызның ислам кабул итүе Идел буе төбәгенең мәдәни, икътисади һәм сәяси үсешенә яңа көч биргән, безне бөек ислам дөньясының аерылмас өлеше иткән.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга визиты кысаларында көнкүреш техникасы җитештерә торган иң эре компанияләрдән саналган Haier компаниясе заводында һәм штаб-квартирасында булды. Заводта шулай ук Татарстан делегациясенең башка әгъзалары: Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Мастер» КИП гендиректоры Максим Стеблов та булды. Исегезгә төшерәбез, Haier компаниясе Чаллыда «Мастер» КИП мәйданчыгында суыткычлар җитештерергә планлаштыра.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның  Циндаода партия комитетының беренче секретаре – Шаньдун провинциясендә партия комитеты әгъзасы Ли Цюнь белән очрашуында Татарстан һәм Кытай төбәге Шаньдун арасында уңышлы хезмәттәшлек перспективалары турында сүз барды. Очрашуда шулай ук халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс Банк” ААҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Гәрәев, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар.


20
май, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казанда “WorldSkills Russia” эшче һөнәрләрнең II Илкүләм чемпионаты ябылу тантанасы булды. Чемпионат нәтиҗәсе буенча, Татарстан җыелма командасы 1 нче урын яулады. 2 нче урында – Мәскәү командасы, 3 нчедә - Свердловск өлкәсе.

Чарада “WorldSkills International” хәрәкәте президенты Саймон Бартли, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФнән “WorldSkills International” техник делегаты Павел Черных катнашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясендәге кайбер үзгәрешләр турында сөйләде.

Д. Мостафин сүзләренчә, быел БДИ биремнәрендә һәм уздыру системасында сизелерлек үзгәреш көтелми, әмма контроль нык булачак.

Бүген Кытай халык республикасына визиты барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайдагы Чжанцзян югары технологияләр зонасында булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай халык республикасына визиты кысаларында Шанхайда Россия делегациясе составында Россияһәм Кытай башлыклары – РФ Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин – сөйләшүләрендә катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхай шәһәрендә Кытайның Хунань провинциясе Халык Хөкүмәте губернаторы Ду Цзяхао белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, «Ак Барс Банк» ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Зөфәр Гәрәев, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Хунань провинциясе Халык хөкүмәте генераль секретаре Дай Даоцинь катнашты.


19
май, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Кытай Халык Республикасына эш визиты белән килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International