Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендәге (Тукай, Фатих Кәрим, Каюм Насыйри урамнарындагы) төзелеш һәм реконструкция объектларын карап чыкты.
Беренче объект элеккеге Петцольд сыра кайнату заводы комплексы бинасы булды (Тукай ур., 97). Комплекс биналарын реставрацияләү турындагы килешүгә 2012 елның маенда «Эдельвейс-групп» ЯАҖ имза салган иде. Элеккеге Петцольд сыра кайнату заводы 19 гасыр азагында төзелгән. Шуннан бирле бина үзенең билгеләнешен берничә мәртәбә алмаштырган, 20 нче гасыр урталарыннан «Красный восток» концерны анда соклар һәм сулар җитештергән, аннары бина буш торган. Соңгы реконструкция 1975 елда уздырылган.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Эксперт” журналының баш мөхәррире Валерий Фадеев белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина һәм ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесенең урынбасары Эдуард Хәйрулллин катнашты.
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларда капиталь төзекләндерү буенча эшләр 2014 ел программасына кергән 793 йортның 598ендә башланган. Капремонт программасын финанслауның гомуми күләме 4683,7 млн сум тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
2014 елның беренче кварталында Татарстан Республикасында гражданнарга 6,5 млн. электрон рәвештә хезмәт күрсәтелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде. Киңәшмәне гадәттәгечә видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров 1 апрельдә республикада башланган санитар-экологик чистарту ике айлыгы барышы хакында сөйләде. Киңәшмәне гадәттәгечә видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Җирле үзидарә органнары - хакимият терәге булган ныклы көч, бүгенге көндә аның ролен һәм әһәмияте әйтеп бетергесез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле үзидарә көне уңаеннан Муниципаль берәмлекләр советы президиумы һәм ревизия комиссиясе әгъзалары белән очрашу вакытында белдерде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук җирле үзидарә көнен оештыру турындагы Указны 2012 елның июнендә Россия Президенты Владимир Путин имзалаганын искәртте. Яңа бәйрәм календарьга "җирле үзидарә институты ролен һәм әһәмиятен үстерү, демократия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатында" кертелә.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика (ТКДҮ) үзәге эшенә уңай бәя бирде. Республика башлыгын ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин озатып йөрде.
ЧТПЗ Директорлар советы рәисе белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда республика ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнаштылар. Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Федоров "АЛНАС" заводы ("Әлмәт насос заводы") үсеше перспективалары турында сөйләштеләр. Әлеге завод - "Римера" компанияләр төркеме активы, ЧТПЗ төркеменең нефть сервисы дивизионына керә.