ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2013 ел
шимбә

Бүген Татарстан Яшел Үзән районы Осиново авылында “Шатлык” яңа балалар бакчасы ачылды. Бу тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Татарстанның аграр югары уку йортлары һәм техникумнары республика авыл хуҗалыгы өчен кирәкле белгечләр әзерләүгә бөтен көчләрен куярга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган атналык киңәшмәдә муниципалитетлар башлыкларына газ белән тәэмин итү объектларының иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен махсус контрольгә алуны кушты.

Татарстанда 2013 елда күп фатирлы йортларга һәм мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча төп эшләр тәмамланган, әмма кайбер объектларда эчке эшләр алып барыла әле, шулай ук документларны рәсмиләштерү дәвам ителә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә менә шундый күрсәткечләр аталды.


11
октябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аның хатыны Сәкинә ханым Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Мәхәббәт FM” исемле яңа спектакль карадылар, аның премьерасы 5 октябрьдә узды һәм 108 нче театр сезонының беренче премьерасы булды.
Казанда Россия мәдәният министры Владимир Мединский һәм Дәүләт эрмитажы директоры Михаил Пиотровский катнашуында “Француз импрессионистлары һәм аларның эпохасы” исемендә бердәнбер күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең рәсми ачылышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков,ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты. Аларның һәркайсы күргәзмәнең Казан өчен генә түел, ә бәлки Россия һәм бөтен дөнья өчен аеруча мөһимлеген белдерделәр.
Бүген Татарстан Республикасының Лаеш районы Сокуры авылында участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексын ачу тантанасы узды. Бу тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Эчке эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм РФ субъектларының башкарма хакимияте органы белән үзара бәйләнешләрне координацияләү буенча баш идарәсе җитәкчесе Юрий Демидов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Лаеш район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Бүген Казанда полиция һәм янгын сүндерүчеләр арасында Бөтендөнья уеннарында җиңү яулаган ТР Эчке эшләр министрлыгының хоккей һәм волейбол командаларын хөрмәтләделәр. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков аларны җиңүләре белән котлады. Тантаналы чарада РФ Эчке эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм РФ субъектларының башкарма хакимияте органы белән үзара бәйләнешләрне координацияләү буенча баш идарәсе җитәкчесе Юрий Демидов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Россия Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны һәм РФ субъектлары башкарма хакимияте белән багланышларны координацияләү буенча баш идарәсе җитәкчесе Юрий Демидов белән бергә Казанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы кинология хезмәтенең зональ үзәгендә булды. Шулай ук үзәктә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов булды.

10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Авыл авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче сектор гына түгел, ул бик зур социаль блок та. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәне көне уңаеннан уздырылган тантанада ясаган чыгышында хәбәр итте. Тантана Татарстан Республикасы сөт терлекчеләге үсеше проблемаларына багышланган киңәшмәдән соң уздырылды. Залда республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, Татарстан Республикасы агросәнәгать бизнесы, министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре җыелган иде. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International