ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Сөт терлекчелеге - республика җитәкчелеге һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары ягыннан җитди игътибар таләп итүче Татарстан авыл хуҗалыгы өчен иң мөһим юнәлешләренең берсе ул. бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөт терлекчелеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә барышында белдерде.

Бүген Казан Кремлендә “Татарстан Республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт” китабын тәкъдир итү чарасы узды. Борынгы тарихы, бай мәдәнияте, гаҗәеп традицияләре белән горурланучы Татарстан буенча сәяхәткә чакыручы бу хезмәтне тәкъдир итү чарасында Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан муниципаль берәмлек башлыклары һәм шушы хезмәтнең дөнья күрүенә үз өлешен керткән башка затлар катнашты.

9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Игорь Петришенко белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республика сәнәгать министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров катнашты.

Казанда Евразия икътисадый комиссиясе Советының VIII утырышы узды. Казан ратушасында узган утырыш эшендә Российя Федерациясе Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, ЕИК коллегиясенең рәисе Виктор Христенко, Казахстан һәм Белоруссия хөкүмәтләренең вәкилләре катнашты.

“Без Болгарда өч ел эчендә ирешелгән нәтиҗәләргә таң калдык”, - дип белдерде бүген Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын карап чыкканнан соң, журналист белән әңгәмәсендә. Бүген иртән Игорь Шувалов ЕИК коллегиясе рәисе Виктор Христенко җитәкчелегендәге Евразия икътисади комиссиясе (ЕИК) делегациясе вәкилләре белән ТР Спас районында урнашкан борынгы Болгар шәһәрендә булды. Кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата барды.


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Воронеж өлкәсендә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев "Россия Федерациясендә сөт терлекчелеген үстерү турында" киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Бүген Казанда “Дортрансэкспо”ның 13 махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Анда төзелеш, автомобиль юлларын тоту һәм ремотлау, юл инфраструктурасы объектларын төзү өчен иң яңа җиһазлар күрсәтелгән. Барлыгы күргәзмәдә Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 90 компания катнаша. Күргәзмә кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең утырышы узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Тагын әле 700 дән артык авылны каты өслекле юллар белән тоташтырасы бар. Беренче чиратта бу эшне халкы 125 кешедән артык булган 110 авылда башкарырга кирәк булачак. Бу саннарны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде. Утырыш “Дортрансэкспо”ның 13нче махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды, ул Татарстан юл өлкәсе эшләренең агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләренә багышланган иде.
2012 ел өчен Татарстанлыларга исәпләнгән милек өчен салым 3,8 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "СОГАЗ" иминият компаниясенең яңа офисында булды. Офисны ТР Президентына "СОГАЗ" ААҖнең идарә рәисе Сергей Иванов күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International