ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Германиягә эшлекле сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов бүген 19нчы пластмасса һәм «K–Messe» пластмасса һәм каучук халыкара күргәзмәсендә булды.   

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бротье» (Broetje Automation GmbH) компаниясе җитәкчелеге белән эшлекле иртәнге аш уздырды. Татарстаннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Казан вертолет заводы” ААҖ Директорлар советы рәисе Александр Лаврентьев һәм башкалар катнашты.

Татарстан Президенты RED Аircraft GmbH югары технологияле авиадвигательләр эшләү һәм җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты.


15
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Германия Федератив Республикасына эш визиты белән килде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ярдәм" мәчете каршындагы күрү буенча инвалидлар өчен уку-реабилитация үзәгендә булды. Рөстәм Миңнехановка сукыр һәм начар күрүче кешеләр өйрәнү өчен ясалган юл киселешен, шулай ук сукырлар һәм начар күрүчеләр юл һәм идән япмаларын аерырга ярдәм итүче тактиль тротуар плиткасын, юл разметкасы төрләрен күрсәттеләр. Шуннан Татарстан Президенты күрү буенча инвалидлар өчен уку-реабилитация үзәгенең кабинетларын һәм уку сыйныфларын карап чыкты. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете уңаеннан бәйрәм вәгазе һәм намазында катнашты. Бәйрәм намазы Казандагы "Ярдәм" мәчетендә узды.    

Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов мөселманнарны котлады: "Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле милләттәшләр! Сезне изге бәйрәм – Корбан гаете белән ихлас күңелдән котлыйм. Бүген бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман хаҗ кыла һәм корбан чала, шул рәвешле өммәтебезгә насыйп иткән игелекләре өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез  рәхмәтләрен күндерә.  Корбан бәйрәме – рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты". 


14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттан тыш Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын уздырды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Совтеы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Иминлек Советы Секретаре Валерий Власов, ТР Иминлек Советы әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, тикшерү-күзәтчелек органнары, ТКХ һәм энергетика объектлары, балалар өчен социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Көндәлек тәртиптә ике мәсьәлә булды - республика торак-коммуналь хуҗалыкларының 2013/2014 елларның көз-кыш чорына әзерлек нәтиҗәләре; социаль хезмәт күрсәтүнең балалар учреждениеләрендә халыкның санитария-эпидемиология иминлеге өлкәсендә законнар таләпләрен үтәү.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Француз импрессионистлары һәм алар чоры» исемле күргәзмә карады. Исегезгә төшерик, әлеге күргәзмә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә 11 октябрь көнне ачылды (Казан Кремле территориясендә), биредә Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан атаклы импрессионист-рәссамнар хезмәтләрен күреп була.  


12
октябрь, 2013 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий Зөя утрау-шәһәрендә булдылар. Анда “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” комплекслы программа кысаларында киңкүләмле торгызу эшләре башкарылган, реставрацияләүдән соң аерым православие объектларын тәкъдир итү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International