Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанга эш визиты белән килде. Килүгә үк Россия Федерациясе Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия спорт министры Виталий Мутко озата баруында Волейбол үзәгенә юнәлде, анда ул Универсиаданың ирләр волейбол турниры финалын карады.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФО тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казанда Бөтендөнья җәйге универсиадада теннис турнирының парлы микстагы финальн матчында булдылар. Шулай ук матчны Россия Теннис федерациясе президенты Шамиль Тарпищев, Казан мэры Илсур Метшин, Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов та күзәтте.
Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән “Газпром” ААҖ Директорлар советы рәисе, Россия Президентының "Газ экспортлаучы илләр форумы" белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Виктор Зубков килде. "Казан" халыкара аэропортында Виктор Зубковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов, "Газпром Трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды.
Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Халыкара аэропортта Сергей Нарышкинны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар каршы алды.