Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ике көнлек эш визиты белән (2013 елның 18-19 июлендә) Барселонага (Испания) килде. Барселонада булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов кайбер инновацион объектларда, логистик паркларда, башка инфраструктур мәйданчыкларда булачак. Аерым алганда, “Франк зонасы” логистик һәм индустриаль зонасы белән танышу, “Mercabarna” Барселона агросәнәгать паркын карап чыгу, “ZAL” Барселона порты интермодаль логистик үзәгендә, “22@” Барселона инновацион районында булу планлаштырыла.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте акдемиясенең икенче кампусы бүген Казаннан ерак түгел ачылды. "Казан" тау чаңгысы комплексы базасында кампус ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ягу сезонына тәэмин итүчеләр алдында булган бурычларны хәл итәргә кушты. Бүген торак-коммуналь хуҗалыгы буенча традицион киңәшмәдә торак фондын 2013/2014 еллар ягу чорына әзерләү барышы турында сөйләштеләр. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 11 нче июльдә министрлыкта ягу чорына әзерлек буенча үткән видеоконференциядә муниципаль берәмлекләргә торак фондын 2013/2014 еллар ягу чорына әзерләү барышы турында мәгълүматны “Торак фонды мониторингы” мәгълүмат-аналитика системасына кертү йөкләнде.
Бүгенге торак-коммуналь хуҗалыгы буенча традицион киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов оештыручыларга, республика халкына, Казанда Универсиаданы оештырырга һәм уздырырга ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт сүзләреннән башлады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, вакыйгага җаваплы караган оешкан команда һәм халык ярдәме белән Казанда Универсиада узды, барлык планлаштырылган нәрсәләр чынга ашты. Республика Президенты хәбәр иткәнчә, Универсиада 2013 оештыруда актив катнашканнарны бүләкләү чаралары уйланылачак.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия, Украина һәм Белоруссиядә "Кока-Кола" компаниясенең президенты Зоран Вучинич белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда ТР Президентының икъдисадый мәсьәләләр буенча Айрат Хәйруллин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов катнаштылар.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанга эш визиты кысаларында Татарстан башкаласының метрополитенын карады. Россия Премьер-министрын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич озата бардылар.
Универсиадада чыгыш ясаган Россия җыелма командасы спортчылары белән бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев очрашты. Очрашу Универсиада авылында узды. Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия спорт министры Виталий Мутко озатып йөрде.
Казан шәһәрендәге 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы волонтерлары белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев очрашты. Очрашу Уеннарның Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды, Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия спорт министры Виталий Мутко, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин озата йөрде.