Бүген Казан метрополитенының яңа станцияләре буйлап поездлар йөрүне сынап карадылар. Беренче пассажирлар арсында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бар иде.
Республикада чәчү эшләре дәвам итә, әмма акрын бара. Татарстанда планлаштырылган 1,8 млн. гектар кырның 13 процентында чәчү эшләре төгәлләнгән. Аграрийлар шулай ук шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчү эшенә керешкән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Бүгенге көндә Татарстанда 708 күпбалалы гаилә дәүләт программасы кысаларында бушлай алган җир участокларында шәхси йортларын төзи башлаган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белдерде.
Соңгы өч атнада капиталь ремонт башланган күп фатирлы йортлар саны 79 булды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Ул республика программалары гамәлгә куелышы турында хәбәр итте. Искә төшерик, киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар башлыклары белән видеоконференция режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.