ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2013 ел
җомга
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казандагы IТ-лицейда булды. ТР Хөкүмәт башлыгы лицейның эшчәнлеге белән танышты һәм укучылар белән аралашты.
Бүген иртән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова шагыйрьнең Тукай скверындагы һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук ТР Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Язучылар берлеге, Казан шәһәре хакимияте, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, язучылар, артистлар, депутатлар һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр, юбилей чараларына килгән күп санлы кунаклар катнашты.

25
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате фестивале бөтен республиканы берләштерә һәм Татарстан яшьләренең иҗади потенциалын күрсәтә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казанда узган фестиваленең гала-концертында әйтте.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Бу чара ТР Министрлар Кабинетында үтте.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТРның Әгерҗе муниципаль районында эшлекле сәфәрдә булды. ТР Хөкүмәт башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде. Илдар Халиков Әгерҗе муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында катнашты.

Казан венчур ярминкәсе – төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен идеяләр, хокукый киңлекләрне яхшырту һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген җиңеләйтүче идеяләр бирә торган мәйданчык ул – болар барысы да Татарстан Республикасына яңа инвесторлар тартачак, бизнеска кыска арада аякка басырга мөмкинлек бирәчәк. 8нче Казан венчур ярминкәсен ачу тантанасында Венчур инвестицияләүнең Россия ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен шулай дип белдерде. Традицион ярминкәгә әверелгән Казан венчур ярминкәсе бүген КСКК «Корстон»да ачылды, ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Германия Гольф-Берлеге Президенты Ханс Иоахим Нотхельфер белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда  шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар. 


24
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Су спорт төрләре сараенда синхронлы йөзү буенча Россия чемпионаты ярышлары башланды. Рөстәм Миңнеханов синхронлы йөзү буенча Россия чемпионаты ачылышы тантанасында катнашты
Предприятиенең буган куәтләрен мөмкин кадәр нәтиҗәле файдалануга ярдәм итәрлек ышанычлы чимал белән тәэмин итү – хәзерге вакытта "Казаноргсинтез"ААҖ җитәкчелеге алдына куелган төп бурыч. Бу турыда бүген компания акционерларының еллык йомгак җыелышында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов хәбәр итте.


23
апрель, 2013 ел
сишәмбе
“Татмедиа” ААҖ һәм РБК федераль медиахолдинг хезмәттәшлеге Татарстанда эшлекле мәгълүмат берләшмәсен үстерүгә булышлык итәчәк. Моңа ышануын бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан ратушасында узган яңа проектны тәкъдим итү тантанасында белдерде. Тантанада шулай ук республика ММЧ җитәкчеләре һәм Татарстанның зур компанияләре матбугат хезмәтләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International