ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов-на-Донуга эш сәфәре кыла.

16
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондондагы Олимпиадада җиңүчеләргә ТР Дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевски муниципаль районында булды, аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча комплекс төзелеше барышы белән танышты.

Татарстан башкаласында тәүге тапкыр Россиянең авиасәнәгать командирлары клубы утырышы уза. Бүген клубның “Корстон”да ачылган 39 нчы утырышы гражданнар авиациясенең хокукый кыры темасына багышланган. Чара бу көннәрдә “Казан ярминкәсе”ндә эшләүче “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” дигән алтынчы халыкара күргәзмә кысаларында оештырылган. Россиянең авиасәнәгать командирлары клубының чираттагы утырышы ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) җитәкчесе Александр Нерадько катнашты.

Бүген очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Bombardier” компаниясенең активлар белән идарә итү буенча вице-президенты Род Шеридан алдагы үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

15
август, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Болгарда беренче тапкыр Археолог көненә багышланган тантаналы чара узды. Археологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга дип, ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев килде.

Быел Татарстанда суда йөзә торган һәм сазлык-болын кошларын аулау 1 сентябрьдә башлана. Моңа кадәр 18 августта үрдәк һәм казларны атуны башларга планлаштырылган иде. Татарстан урманнарында янгын чыгу мөмкинлеге көчле булу сәбәпле, ату вакытын үзгәртергә туры килгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе башлыгы урынбасары Федор Батков хәбәр итте.

Бүген иртә белән Казанда Декабристлар урамында урнашкан “Татмедиа” ААҖ бинасында акционер җәмгыятьнең генераль директорын тәкъдим итү булды. Ул - Ирек Миннәхмәтов.


14
август, 2012 ел
сишәмбе
ТР Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структураларын камилләштерү максатыннан “Татмедиа»  матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы кыскартылды.
Аның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча функцияләре ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына тапшырылачак.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда Төркия Республикасының Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International