ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” ААҖ редакция-нәшрият комплексында алып барыла торган ремонт эшләре белән танышты.
Татарстанның барлык хокук саклау органнары, аерым алганда, республика Прокуратурасының җайга салынган эше ТРның тотрыклы үсешенә йогынты ясый. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Прокуратурасы коллегиясендә белдерде.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Яңа Тура” технополисын төзү” инвестицион проектын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы меморандумга кул куелды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

31
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда сәнәгать предприятиеләренең сәнәгать һәм экология куркынычсызлыгы өлкәсендә күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев I дәрәҗә Столыпин медаленә лаек булды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Hyundai” компаниясенең 2013 елгы Казан Универсиадасы катнашучыларын ташуга кагылышлы тәкъдимнәре белән танышты.
Татарстанда тарифлар билгеләгәндә хезмәт күрсәтү оешмаларының чыгымнары нигезлелек ягыннан тикшерелеп кенә раслагана. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2012 елга 45 юнәлештә тарифлар раслаганда оешмалар тәкъдим иткәннән барлыгы 14 млрд. 602 млн. сумны янга калдыра алган, ягъни оешмалар тарифларны шуның кадәр суммага югарырак билгеләүне тәкъдим иткән булган.
Февраль аенда Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә республиканың дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт ала. Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туган телне өйрәтүдә яңа алымнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр ителде. ТР Хөкүмәте йортында узган чараны ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Быел май азагы-июнь башларында Казанда, Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге илләре лидерлары саммиты кысаларында, 40 ка якын чара оештырылачак. АТЭС илләре сәүдә министрлары очрашуы шулар арасында үзәк чараларның берсе булачак. Быелгы саммит үзе 1-8 сентябрь көннәрендә Владивостокта уза. Бу хакта бүген журналистларга Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итте. Очрашуның темасы исә Татарстан делегациясенең Давос Халыкара икътисади форумында катнашу нәтиҗәләренә багышланган иде.

30
гыйнвар, 2012 ел
дүшәмбе
Хәзерге вакытта РФ социаль иминият фондында 1,5 млн. кешене берләштергән 120 мең иминиятләштерүче (предприятие, оешма, учреждениеләр) теркәлгән. Фондка узган ел дәвамында вакытлыча эшкә яраксызлык очрагын иминиятләштерүгә 7 млрд. 200 млн. сум, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерүгә 1,5 млрд. сум взнос кергән – барлыгы 8,8 млрд. сум керем.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International